Республика министрлыклары һәм ведомстволары Татарстан Республикасында табигый һәм экологик туризмны үстерү проблемалары турында фикер алышты

2021 елның 12 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты, «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фондының Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү дирекциясе белән берлектә, Татарстан Республикасында табигый һәм экологик туризмны үстерүгә бәйле проектлар төзү перспективалары турында фикер алышу максатында, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белән очрашулар уздырды.

Очрашу кысаларында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә табигый һәм экологик туризмны үстерү белән проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге һәм шул ук проектларны урман фонды җирләрендә кайсы шартларда гамәлгә ашыруның мөмкин булуына бәйле мәсьәләләр каралды. 

Шулай ук ташламалы кредит механизмнары һәм проектларны дәүләт/муниципаль хосусый партнерлык механизмнары аша гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә күтәрелде. Әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә эшкуарларга «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фондының җитәкчесе Оксана Саргина рәислегендә Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү дирекциясе ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International