Хәзер Татарстанның ике районында «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» алырга мөмкин.

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнары татарстанлыларны ял көннәрендә үзенә чакыра. Бу ике маршрут «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» проектын тулыландырды.

Балык Бистәсе районы – борынгы ханлыклар төбәге. Бу урыннарда Казан ханлыгына кадәр үк Шуран-Кашан һәм Чаллы ханлыклары булган.

Программага «Кыргый ферма» экопаркына бару керә. «Кыргый ферма»да тереклек итүчеләр – Татарстан өчен сирәк очрый торган таплы боланнар һәм мараллар белән аралашу сездә онытылмаслык тәэсирләр калдырыр. Урманда гид белән «Digital Detox» сәламәтлек маршрутын сынап карагыз, ә буш вакытта Чулман елгасында балык тотыгыз!

 Мамадыш районы Татарстанның үзәк өлешендә, Чулман белән Нократ ярларында урнашкан. Республиканың иң зур районы тарихи һәйкәлләр, мул су ресурслары һәм ушны алырдай кызыклы, фотоларда бик матур булып чыгачак пейзажлары белән горурлана ала.

Визит программасына «Кирмән җыены» экскурсия программасы керә. Борынгы ныгытма – «Кирмәнчек» фортын карау күздә тотыла. Сез монгол урдаларына каршы көрәштә Идел буе Болгарының соңгы таянычларының берсе булган ныгытма тарихы турында белерсез, шулай ук Сөембикә чишмәләренә барырсыз, Казан ханбикәсе сукмаклары аша үтеп, җиде күз яше турында легенда ишетерсез.

Исегезгә төшерик, Татарстан халкы һәм республика кунаклары өчен «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» дигән атналык яңа тур ачылды. Туристлар өчен кызыклы программалар әзерләнгән, шул исәптән Алабуга, Болгар, Кама Тамагы һәм Чистайда да. Турның бәясе бер кешегә 2200 сум тәшкил итә, бу бәягә яшәү, туклану (иртәнге һәм төшке аш), экскурсияләр кертелгән. Яңа программалар Татарстанның яңа почмакларын ачарга һәм ял көннәрен күңелле итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Маршрутлар турында тулырак мәгълүмат белән «Visit Tatarstan» сайтында танышырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International