Ростуризм мәгълүматларына караганда, туроператорлардан алынган белешмәләр нигезендә, хәзерге вакытта Россиядән оештырып озатылган 100 меңгә якын турист дөнья буйлап таралган. Аларның күбесе – Кариб бассейны һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә, шулай ук Төркиядә. Коронавирус таралуга бәйле рәвештә ябылмаган бик аз санлы илләрдән туристлар сатып алынган билетлар нигезендә планлы рәвештә кайта.
Европа һәм башка илләргә килгәндә исә, аларның күбесендә бу илләр буенча хәрәкәт итүгә, шулай ук Россиядән аларга бару программаларын чикләүдә катгый чаралары кертелгән.
Ростуризм, оештырып озатылганнарын да исәпкә алып, барлык Россия туристларына әлеге илләрдә урнашкан консуллыкларга һәм РФ Тышкы эшләр министрлыгы вәкиллекләренә үзләре хакында хәбәр итәргә, Россиягә кайту вариантларын билгеләү өчен, туроператорлар һәм авиакомпанияләр белән элемтәдә торырга киңәш итә.
Оештырылган туристлар Россиягә элек алынган билетлар белән кайтырга мөмкин, яисә туроператор, шундый мөмкинлек булган очракта, туган илгә кайтуның башка альтернатив вариантларын тәкъдим итәчәк.
Бөтен дөньяда, Россия территориясенә кайту белән бәйле проблемаларны хәл итү өчен, туристларның шактый өлеше Ростуризмга мөрәҗәгать итә. Көн саен кертелеп торган яңа чикләү чараларына бәйле рәвештә без хәл ителергә тиешле хәлләр белән очрашабыз һәм, Росавиация, Транспорт министрлыгы, РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм туроператорлар белән координацияләп, аларны индивидуаль тәртиптә хәл итәбез.
Ростуризм тәүлек буе эшли торган кайнар линия оештырды, аңа көн саен берничә мең мөрәҗәгать килә һәм эшкәртелә. Туристлардан алынган шактый күп мөрәҗәгатьләр санын исәпкә алып, хәзерге вакытта линияләр санын һәм алардагы хезмәткәрләрне арттыру эше алып барыла. Моннан тыш, Ростуризмның рәсми сайтында туристлар һәм туроператорлар өчен мәгълүматны даими яңарту һәм актуальләштерү эше дә алып барыла.
Ростуризм тарафыннан һәм «Турпомощь» ассоциациясе белән берлектә оештырылган кайнар линия телефоннары:
- 8-499-678-12-03, тәүлек әйләнәсе эшли;
- 8-915-117-04-51, дүшәмбе-җомга, 10-19:00 сәгатьләрдә.