Туризм буенча федераль агентлык яңа коронавирус инфекциясенә (COVID-19) бәйле актуаль мәгълүматларны көндәлек тәртиптә туристларга хәбәр итеп торачак. Туристлар өчен башка илләргә булган чикләүләр, авиабилетларны һәм тур юлламаларын кайтару кагыйдәләре, куркынычсызлык чаралары һәм башкалар хакында Ростуризмның рәсми сайтында (https://www.russiatourism.ru) белергә мөмкин.
Басыла торган мәгълүмат оештырылган һәм мөстәкыйль туристлар өчен һәм сәфәрдән Россиягә кайтканда яки сәфәр планлаштырганда ярдәм итү өчен багышланган. Чит илдә яки Россиядә булган турист бер урында, уңайлы форматта аңа карата булган куркынычларны минимальләштерү мөмкинлеген бирә торган мәгълүматларны алырга мөмкин.