Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Респуб-ликасының Туристлык буенча дәүләт комитеты мәсьәләләре» 2014 ел, 12 апрель, 234 нче карары белән расланган Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында" 2016 ел, 16 сентябрь 648 нче карар

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты мәсьәләләре» 2014 ел,
12 апрель, 234 нче карары белән расланган Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

«Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» 1996 ел, 24 ноябрь, ФЗ-132 нче Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:

  1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты мәсьәләләре» 2014 ел, 12 апрель, 234 нче карары белән (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 ел, 15 гыйнвар, 9 нчы, 2016 ел, 15 август, 565 нче карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып) расланган Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты турындагы нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

4.1 нче һәм 4.2 нче пунктларны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«4.1. Дәүләт комитеты түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра:

туризм өлкәсендә төп бурычларны һәм Татарстан Республикасында туризмны үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгели;

Татарстан Республикасы вәкаләтләренә караган мәсьәләләр буенча туризм өлкәсендә стратегик планлаштыру документларын эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнаша;

туризм өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда катнаша;

Татарстан Республикасында туристлык индустриясен үстерү өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыра;

туристларның (экскурсантларның), шул исәптән инвалидлар арасыннан булган, Татарстан Республикасы территориясендәге туристлык ресурсларыннан һәм элемтә чараларыннан каршылыкларсыз файдалана алу мөмкинлеге өчен, шулай ук медицина ярдәме, хокукый һәм башка төрдәге кичектергесез ярдәм алу өчен уңай шартлар булдыра һәм тәэмин итә;

Татарстан Республикасы территориясендә туризм өлкәсендә навигация һәм ориентлашу системасын төзү буенча чараларны гамәлгә ашыра;

кунакханәләрне һәм башка урнаштыру урыннарын, тауда чаңгы шуу трассаларын һәм пляжларны үз эченә алган туристлык индустриясе объектларын төркемләүне гамәлгә ашыра торган оешмаларга аккредитация үткәрә, шул исәптән:

туристлык индустриясе объектларын төркемләүне гамәлгә ашыра торган аккредитацияләнгән оешмалар эшчәнлегенә мониторинг үткәрә;

аккредитация аттестатларын рәсмиләштерә;

аккредитацияләнгән оешмалар исемлеген алып бара;

аккредитация мәсьәләләре буенча апелляция комиссияләре эшен оештыра;

аккредитацияләнгән оешмалар тарафыннан Татарстан Республикасы территориясе чикләрендә урнашкан, кунакханәләрне һәм башка урнаштыру урыннарын, тауда чаңгы шуу трассаларын, пляжларны үз эченә алган туристлык индустриясе объектларын төркемләүне гамәлгә ашыруны планлаштыру турында Дәүләт комитетына хәбәр итү тәртибен билгели;

Татарстан Республикасының туристлык продуктларын эчке һәм дөньякүләм туристлык базарларына чыгаруда булышлык күрсәтә;

Татарстан Республикасында туризмны үстерүнең өстенлекле юнәлешләренә, шул исәптән социаль туризм, балалар туризмы һәм үзэшчән туризмга ярдәм күрсәтү чараларын тормышка ашыра;

гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен мәдәни-танып белү максатлары белән экскурсияләр һәм сәяхәтләр оештыру буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыра;

төбәк һәм муниципальара дәрәҗәдә туризм өлкәсендә чаралар оештыра һәм үткәрә;

туризм өлкәсендә хөкүмәтара килешүләрне гамәлгә ашыруда катнаша;

туризмны мәгълүмати тәэмин итүдә, Татарстан Республикасында туристлык мәгълүмат үзәкләрен төзүдә һәм аларның эшләвен тәэмин итүдә катнаша;

Татарстан Республикасы территориясендә туризм өлкәсен һәм туристлык индустриясен үстерү һәм ярдәм күрсәтү өлешендә Татарстан Республикасын икътисадый һәм социаль үстерү программалары проектларын эшләүдә катнаша;

Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразлары проектларын һәм Татарстан Республикасы бюджеты проектына тәкъдимнәр әзерләүдә катнаша;

Дәүләт комитеты карамагындагы мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр, шул исәптән Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары проект-лары эшли һәм билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә кертә;

Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча федераль программаларда Татарстан Республикасының катнашуы буенча тәкъдимнәр әзерли һәм аларны тормышка ашыруда катнаша;

туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшли һәм тормышка ашыра;

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территорияләрендә туризмны үстерү чараларын әзерләүдә һәм тормышка ашыруда җирле үзидарә органнарына методик ярдәм һәм булышлык күрсәтә;

туризм өлкәсен үстерүнең финанс, икътисадый, социаль һәм башка күрсәткечләрен һәм аны үстерү чараларыннан файдалану нәтиҗәлелеген анализлауны гамәлгә ашыра, Татарстан Республикасында туризм өлкәсенең үсеш фаразын әзерли;

туризм өлкәсендә социаль әһәмияткә ия эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтә;

туризм өлкәсендә һәм туристлык индустриясендә оешмалар тарафыннан икъ-тисадый, статистика, хокукый һәм башка мәгълүмат алуны тәэмин итә торган туризм өлкәсенә ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмат системасын формалаштыру эшен оештыра;

Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләрен һәм туристлык ресурсларын Россия һәм халыкара туристлык базарларына чыгару һәм популярлаштыру буенча чаралар комплексын тормышка ашыра, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә;

туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә дәүләт программаларын тормышка ашырганда һәм уртак чаралар үткәргәндә федераль дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлек итә;

туризм өлкәсе һәм туристлык индустриясендәге оешмаларның төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлеген, шулай ук туризм өлкәсендә һәм туристлык индустриясендә кызыксыну белдерә торган иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлеген үстерүдә булышлык күрсәтә;

Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасында һәм аннан читтә үткәрелә торган конференцияләр, фестивальләр, семинарлар, күргәзмәләр, конкурслар һәм башка чаралар үткәрүне оештыра һәм катнаша;

Татарстан Республикасында туристлар булуы өчен уңай шартлар тудыру буенча чаралар комплексын тормышка ашыра;

туристлык индустриясе өлкәсендә кадрларның квалификациясен күтәрүдә методик ярдәм һәм булышлык күрсәтә;

үз компетенциясе чикләрендә шартнамәләр һәм килешүләр төзи;

үз компетенциясе буенча федераль башкарма хакимият органнары, аларның территориаль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, бүтән Россия һәм чит ил органнары һәм оешмалары белән төзелгән шартнамәләр, килешүләр һәм башка гавами-хокукый характердагы актлар реестрын алып бара;

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә Дәүләт комитетының эшчәнлек процессында барлыкка килгән архив документларын туплау, саклау, исәпкә алу һәм файдалану буенча эш башкара;

кунакханә тибындагы предприятиеләр белән – туристлык мөмкинлекләрен үстерү һәм объектлар хезмәтләренең сыйфатын күтәрү буенча, экскурсоводлар белән аларның квалификациясен күтәрү буенча үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыра;

Дәүләт комитеты карамагындагы өлкәгә кергән өлештә мобилизация әзерлеге буенча оештыру һәм техник чаралар комплексын үткәрүне тәэмин итә;

Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек итә;

Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарның һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен карый;

Дәүләт комитетын тоту һәм аңа йөкләнгән вазыйфаларны башкару өчен күздә тотылган Татарстан Республикасы бюджеты акчасы белән баш эш итүче функцияләрен законнарда билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыра;

Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең туристларга һәм туризм өлкәсенә карата лояльлеген арттыру буенча чаралар оештыра һәм үткәрә;

Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча методик материаллар һәм тәкъдимнәр әзерли;

ел саен, 1 февральгә кадәр Татарстан Республикасы коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча махсус дәүләт органына коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру турында хисап тапшыра;

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясендә хокук куллану мониторингын гамәлгә ашыру методикасын раслау турында» 2011 ел, 19 август,
694 нче карары белән расланган Россия Федерациясендә хокук куллану мониторингын гамәлгә ашыру методикасы нигезендә үз компетенциясе чикләрендә Татарстан Республикасында хокук куллану мониторингын гамәлгә ашыра;

ведомство буйсынуындагы Татарстан Республикасы дәүләт казна, бюджет һәм автоном учреждениеләрен (алга таба – учреждениеләр) гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен башкара, шул исәптән:

учреждениеләрне төзү, үзгәртеп оештыру, типларын үзгәртү, бетерү турында карарлар проектларын әзерли, аларның уставларын раслый һәм үзгәрешләр кертә;

учреждениеләргә учреждение уставында күздә тотылган төп эшчәнлек төрләре нигезендә юридик һәм физик затларга дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә (эшләр башкаруга) дәүләт йөкләмәсен формалаштыра һәм раслый;

учреждениеләрне гамәлгә куючының башка функцияләрен һәм вәкаләтләрен башкара;

учреждениеләр күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре сыйфаты стандартлары проектларын эшли;

учреждениеләр фактта күрсәтә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфаты Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләре сыйфатының билгеләнгән стандартларына туры килү-килмәвенә ел саен бәяләү үткәрә;

учреждениеләр эшчәнлегенең учреждениеләр эшчәнлеген бәяләү буенча билгеләнгән критерийларга туры килү-килмәвен бәяли;

Дәүләт комитеты балансына тапшырылган Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте белән оператив идарә итүне гамәлгә ашыра;

Дәүләт комитеты ихтыяҗларын тәэмин итү өчен билгеләнгән тәртиптә товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алуны гамәлгә ашыра;

гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тәртиптә Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча телдән һәм язма формада хокукый консультация бирү рәвешендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтә;

федераль законнарда һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында билгеләнгән очракларда һәм тәртиптә гаризалар, шикаятьләр, үтенечнамәләр һәм хокукый характердагы башка документлар төзү рәвешендә социаль ярдәмгә һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтә һәм гражданнарның мәнфәгатьләрен судларда, дәүләт һәм муниципаль органнарда, оешмаларда тәкъдим итә.

4.2. Дәүләт комитеты үзенә йөкләнгән бурычларны үтәү өчен түбәндәгеләргә хокуклы:

туризмны үстерү стратегияләрен, туризмны үстерү буенча Россия Федерация-се дәүләт программаларын, федераль максатчан һәм республика программаларын тормышка ашыруда катнашырга;

туризм өлкәсендәге халыкара чаралар, бөтенроссия һәм төбәкара дәрәҗәдә туризм өлкәсендәге чаралар оештыруда һәм үткәрүдә катнашырга;

Россия Федерациясе законнары нигезендә туризм өлкәсендә белгечләр әзерләү программалары һөнәри укытуны оештыруда катнашырга;

туризм өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәрүне оештыруда катнашырга;

читкә китүчеләр туризмы өлкәсендәге туроператорлар берләшмәсен кертеп, туризм өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә, шул исәптән туризмны үстерүнең өстенлекле юнәлешләре, туризм куркынычсызлыгын тәэмин итү, туристларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча;

туризмны үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләүдә булышлык күрсәтергә, шул исәптән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә туристлык индустриясе объектларына ярдәм күрсәтү юлы белән;

республика башкарма хакимият органнарыннан, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарыннан Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәкле мәгълүмат һәм материалларны билгеләнгән тәртиптә сорарга һәм алырга;

Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең бүтән органнары, коммерциячел һәм коммерциячел булмаган оешмалар җитәкчеләрен һәм белгечләрен җәлеп итеп, Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча киңәшмәләр җыярга;

Дәүләт комитеты компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм оешмалар җитәкчеләре мәгълүматын тыңларга;

туризм өлкәсендәге оешмалар хезмәткәрләрен Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкләүгә тәкъдим итәргә;

туризм һәм туристлык индустриясе өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен ведомство бүләкләрен гамәлгә куярга;

туризмны һәм туристлык индустриясен үстерү өлкәсендә ведомствоара, фәнни, эксперт төркемнәрен һәм эшче төркемнәр, шулай ук башка киңәшмә органнарын төзергә.».

2. Әлеге карар 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

 

 

Татарстан Республикасы

Премьер-министры                                                                                    И.Ш.Халиков

pdf
Скачать текст
PDF,

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International