Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты мәсьәләләре" 2014 ел, 12 апрель 234 нче карары
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты мәсьәләләре
Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасының Дәүләт сатып алулары идарәсен һәм Татарстан Республикасының Туризм агентлыгын үзгәртеп оештыру турында» 2014 ел, 20 март, ПУ-286 нчы Указы нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты турындагы нигезләмәне һәм аның структурасын (карарга теркәләләр) расларга.
2. Түбәндәгеләрне билгеләргә:
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты аппараты хезмәткәрләренең иң чик санын вазыйфаи окладлар буенча 129,0 мең сумлык айлык хезмәт өчен түләү фонды белән 26 берәмлек күләмендә;
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетына хезмәт урынындагы җиңел автомобильләр лимитын 3 берәмлек күләмендә.
3. Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетына рәиснең ике урынбасарын булдыруны рөхсәт итәргә.
4. Татарстан Республикасының Финанс министрлыгына бу карарны тормышка ашыруга бәйле чыгымнарны финанслауны «2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2013 ел, 25 ноябрь, ТРЗ-94 нче Татарстан Республикасы Законы белән каралган акча чикләрендә билгеләнгән тәртиптә тәэмин итәргә.
5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Респуб-ликасының Туризм агентлыгы турында» 2014 ел, 11 март, 151 нче карары үз көчен югалткан дип санарга.
6. Бу карар 2014 елның 1 апреленнән үз көченә керә дип билгеләргә.
7. Бу карарның үтәлешен тикшерүдә тотуны Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетына йөкләргә.
Татарстан Республикасы
Премьер-министры И.Ш.Халиков
Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының
2014 ел, 12 апрель, 234 нче
карары белән расланды
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты
структурасы
|
|
||||||||||||||||
|
|
||||||||||||||||
|
|
||||||||||||||||
|
|||||||||||||||||
|
|
||||||||||||||||
___________________________