Туристские центры Республики Татарстан

  Казан 

 

 

 


Рәсми фаразга караганда, шәһәргә моннан ким дигәндә 1000 ел элек Идел Болгарының төньяк чикләрендәге форпост буларак нигез салына.
Теләсә кайсы бөек шәһәрнең тарихы булган кебек, Казанның да биографиясе азрак мифка һәм азрак мавыктыргыч романга охшап тора. Әлбәттә сүз дөрессезлек турында бармый, ә ашкынулы, көтелмәгән вакыйгалар борылышы турында.
Казанның “күркәмлелеге” – үзендә акылга сыймаслык ике башлангычны органик рәвештә берләштерү сәләтендә. Әлеге искиткеч шәһәрдә тирән борынгылык һәм заманчалык, Азия һәм Европа, ислам һәм православие, рус һәм татар мәдәнияте, алар бер-берсенә каршы килми, ә бербөтен булып тоташа. Казанның үзенчәлеге – күп катламлы архитектур «коктейльдә». Биредә сыртын сыртка терәп Сөембикә манарасы һәм заманча “Пирамида” күңел ачу үзәге, ак ташлы Благовещенский соборы һәм аның белән могҗизалы төстә рифмалашучы Кол-Шәриф мәчете яши. Петропавловск соборындагы “нарышкин барокко”сының купшылыгы Казан университетындагы төп бинаның җитди классицизм линияләре белән күршелек итә.
Шәһәрдәге төп истәлекле урын – Казан Кремле – көчле, вакыт-вакыт драма вакыйгаларына бай тарих кичергән. ХIII гасырның икенче яртысыннан башлап XV гасырның беренче яртысына кадәр Кремль Алтын Урда составында Казан кнәзлеге үзәгенә әверелә. Алтын Урда таркалганнан соң Казан Кремле – Казан ханлыгының хәрби һәм административ үзәге. 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан Казан алынгач Казан ханлыгының элеккеге башкаласы берләштерелгән Идел буеның административ һәм хәрби үзәгенә әверелә. 1708 елдан башлап Кремль – Казан губернасы үзәге. 1922 елдан 1992 елга кадәр Казан Кремле - Татар автоном республикасының административ үзәге, ә 1992 елдан  Россия Федерациясе составында Татарстан Республикасының дәүләт үзәге буларак эшләвен дәвам итә. Кремльдә Татарстан Республикасы Президентының  резиденциясе урнашкан.
Казан Кремле дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее-тыюлыгы булып санала, 2000 елда ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелде.

  Арча

 

Арча районы – Казан ханлыгының иң борынгы төбәкләреннән берсе. Биредә хакимлек итүчеләрнең һәм күренекле кешеләрнең шәхси биләмәләре урнашкан була. Гасырлар дәвамында бу җир Казан ханнарының ышанычлы терәге булып тора. Риваять буенча Арчага XIII гасырда Батый хан тарафыннан нигез салына. 
Бу шәһәрдә була калсагыз, белеп торыгыз: сез «Казан тылында». Арча ныгытмасы элек-электән Казан ханлыгының төньяктан тыл форпосты булган. Шәһәргә әле XIII гасырда ук танылган Батый хан тарафыннан нигез салына. Рус елъязмаларында беренче тапкыр 1497 елда искә алына. Бүген Арча – зур булмаган, әмма Татарстанның төньяк-көнчыгышында, республика башкаласыннан 65 км ераклыктагы тәмам заманчаланган шәһәр.
Арча районында булганда сез Яңа Кырлай авылында урнашкан “Кыш Бабай һәм Кар Кызы” (татар Кыш Бабае һәм Кар Кызы) резиденциясенә мавыктыргыч яңа ел сәяхәтен кыла аласыз.
Арчаның үзәк мәйданында кирпечтән һәм хайтек-материаллардан салынган заманча бина тора. Манара Бөек Ватан сугышында һәлак булган арчалылар хөрмәтенә төзелгән. Баскычтан менгәндә сезгә тирә-як уч табанындагы кебек күренер. Җирлектәге кешеләр шәһәр белән танышуны нәкъ менә шуннан башларга киңәш итә.
Шәһәрдән туеп, музейларда йөреп арсагыз – балыкка китегез! Арчадан 8 км ераклыкта үзәк ачу комплексы бар, анда майдан башлап октябрьгә кадәр балык тотарга мөмкин. Монда карп, ак амур, хан балыгы (толстолобик), чуртан бар.

 

Борынгы Болгар шәһәре

Заманча Болгар шәһәре Татарстан Республикасы Спас районының административ үзәге булып тора. Ул Казаннан 120 км түбәндә бөек Идел ярында урнашкан.  Болгар шәһәре Идел Болгарының сәяси, икътисади һәм мәдәни үзәге була. Монда дәүләт хакиме ставкасы була, акча сугыла, кара һәм төсле металлургия, металл эшкәртү, чүлмәк ясау, ювелир, күн эшкәртү, сөяк, таш кисү кебек күп кенә кәсеп эшләре үсеш ала.
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы – Идел татарларының күп булмаган үзенә күрә бер тарихи-архитектура комплексы. Бүген биредә Болгар һәм Алтын Урда цивилизациясе чорындагы реставрацияләнгән археология һәйкәлләре һәм җир өсте корылмаларын күрергә, урта гасырдагы көнчыгыш шәһәренең рухын тоярга, яңа музей экспозицияләренә һәм туристлык инфраструктурасы объектларына сәяхәт кылырга мөмкин. 2014 елда Болгар дәүләт тарихи-архитектура комплексы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелде.


 Алабуга 

 

       Искиткеч 1000-еллык сәүдәгәрлек шәһәре, Кама (Чулман) елгасының биек ярында беренчел халәтендә, мәһабәт табигать кочагына уңайлы гына кереп урнашкан, рус сәүдәгәрлеге бишеге, өяз шәһәре, монда күп кенә бик яхшы кешеләрнең язмышлары төпләнә; заманча автомобиль төзүчеләр һәм нефтьчеләр шәһәре.
Алабуга X-XI гасыр чикләрендә барлыкка килә һәм шәһәр тибындагы җирлек буларак 1005-1010 елларда формалаша. 1780 елда патшабикә Екатерина II указы игълан ителә, аның нигезендә Алабуга Трехсвятский авылыннан Вятка (Нократ) губернасының өяз шәһәре итеп үзгәртелә. Алга таба Алабуга җанланган сәүдә урынына әверелә, ә XIX гасыр уртасына Кама төбәгенең сәүдә үзәгенә әверелә. Стахеев, Ушаков, Чернов, Грибасов кебек Алабуга сәүдәгәрләренең исемнәре киң танылган, шәһәрдәге күп кенә биналар аларның хәйриячелек акчасына төзелә.
Алабуга җире шагыйрә Марина Цветаева өчен соңгы куыш була. Бөек  пейзажист И.И.Шишкинның исеме “Түбән Кама” милли паркы белән тыгыз бәйләнгән, ул анда үзенең искиткеч “Корабельная роща”, “Утро в сосновом лесу” картиналарын иҗат итә. Шәһәрдә бөек рәссамның мемориаль музей-йорты һәм 1812 ел Ватан сугышы героинясы Н. Дурованың музей-утары бар.
Алабугадан ерак түгел атаклы Алабуга шәһәре – безнең эраның I меңьеллыгы азагында яшәгән Идел буе кабиләләренең берсенең ныгытылган җирлек калдыклары бар. Шәһәрнең сакланып калган таш манарасы Алабуганың символы булып тора.
2000 елда Алабугага тарихи мирасны саклаган өчен ЮНЕСКОның югары бүләге – “Дөньяның пальма ботагы” алтын медале тапшырыла.


 

Лаеш

 

Лаеш шәһәре Россиядәге тарихи урыннар исемлегенә кертелгән. Шәһәрнең тарихы бик бай эчтәлекле. Ул Казаннан 56 чакрымда 1557 елда Лаеш Болгар җирлеге урынына төзелә. Баштарак анда хәрбиләр – укчылар, тупчылар гына күченеп яши, аннан соң Лаеш эре металлургия һәм һөнәрчелек үзәгенә әверелә. Соңрак – өяз шәһәре, аннан соң – Лаеш авылы, 1950 елдан башлап – шәһәр тибындагы поселок. Шәһәр статусын аңа бары тик 2004 елда гына кайтаралар, әмма исеменең ахыргы “о” хәрефе барыбер сакланып кала.
       Лаештан бераз төньяктарак урнашкан Сокуры авылында дөньяга килгән һәм шәһәрдәге объектлар һәм чаралар аңа багышланган атаклы Россия шагыйре Г. Р. Державин буенча, Лаешны еш кына рәсми булмаган төстә Державин өлкәсе үзәге булып атала. Лаештагы мәйданнарның берсе Державин мәйданы дип йөртелә, анда шагыйрьгә һәйкәл куелган. Районның Мәдәният йортында урнашкан Туган якны өйрәнү музее шагыйрь исемен йөртә, музей экспозициясенең зур өлеше аңа багышланган. Шәһәрдә ел саен купшы костюмлы Державин бәйрәме, республиканың Державин исемендәге әдәбият бүләген тапшыру белән Державин укулары, һәм шулай ук Гомумроссия Державин әдәби фестивале үткәрелә.
Май азагында Лаеш районына килсәгез, һичшиксез, Никольское авылына, Каравон фольклор фестиваленә барыгыз, ул дәүләтнеке булып санала. Әлеге бәйрәмгә Россиянең төрле почмакларыннан 10 меңнән артык кунак кайта. 

Мамадыш

 

          Мамадыш тирәсендәге борынгы Болгар җирлеге XII гасыр башында барлыкка килә. Ул “Ак Кирмән”, “Ак Кирмәннәр” буларак телгә алына, рус теленә турыдан-туры тәрҗемә иткәндә - Киев Русе елъязмаларында 1151 елдагы “Ак Ныгытма”… XII-XIV гасырларда Ныгытылган Керменчук шәһәрчегенең мөстәкыйль төстә Идел-Кама (Чулман) Болгары кнәзлегенең үзәге булып торганлыгы һәркемгә мәгълүм. Һәм әле кайчанга кадәр әлеге диварларның калдыклары Рус Кирмәне авылыннан ерак түгел, заманча Мамадыштан 18 км арада урнашкан иде.
        1552 елда Казан Явыз Иван тарафыннан яулап алынганнан соң һәм Мамадыш җирләре рус дәүләте составына кертелгәч, XVI гасырның икенче яртысыннан Нократ һәм Кама (Чулман) елгалары арасындагы түбәнлекләрдә рус авыллары барлыкка килә башлый. XVI йөз ахырыннан башлап язма чыганакларда “Мамадыш” сүзе барлыкка килә.
Мамадыш Казаннан 167 км көнчыгыштарак урнашкан. Әлеге шәһәрчек Нократ елгасы ярында басып торганлыктан, мондагы җирләр искиткеч гүзәл – Мамадышның яр буйлары бик тә ямьле күренә. Елга буенда уңайлыклары булган беседкада тынычлыкта утыруы бик тә рәхәт. Шәһәр үзенең инде гасырларга сузылган гореф-гадәтләре булган спирт заводы белән данлыклы.
Ел саен 12 июльдә изге апостоллар - Петр һәм Павелны искә алу көнендә Мамадыш районының Җөри авылындагы матур күренешле Тарлау аланында керәшен мәдәниятенең “Питрау” бәйрәме уза. Милли бәйрәм үз кысаларыннан чыгып халыклар дуслыгы фестиваленә әверелде. Биредә ел саен 50 меңнән артык кунак катнаша. Халык уеннары һәм спорт ярышлары армспорт, гер спорты, сумо, шашка, шахмат, чүлмәк вату, бум көрәше, су өстендәге бум көрәше, кул белән балык тоту, су өстендә  вертикаль һәм авыш баганалардан үрмәләү, канат тартышу, түмәрләрдә тарткалашу, чаңгыда узышу, ишкәкаякта чабу, бәйләнгән аяклар белән йөгерү, герне теш белән күчерү, кашыкка күкәй куеп йөгерү, капчык киеп йөгерү, катыктан тиен эзләү, елга кичү, бәйләнгән күз белән күкәй эзләү, утын кисү, таяк тартышу, онлы капчык белән йөгерү, “өчпочмак” кебек күп кенә чараларны үз эченә ала.


Свияжски утрау-шәһәре Казаннан 30 километрда, тиз ага торган тулы сулы Зөя елгасы тамагында могҗиза-утрау урнашкан: Свияжски утрау-шәһәре. Россиядә шәһәрләр күп, һәм аларның һәркайсының үз тарихы – кайдадыр гади, кайдадыр катлаулы. Әмма Свияжскиныкына күпләр җитә алмый – электә шәһәр, ә хәзер зур булмаган авыл.
Свияжски 1551 елда Явыз Иван тарафыннан дүрт атна эчендә Казанны алу өчен форпост буларак төзелә, ул безнең төбәктәге беренче православие шәһәре, христианлыкны тарату үзәге була. Кунакчыл утрауга илнең барлык почмакларыннан күпләгән турист килә.
Утрауның үзенчәлеге – агач биналарны һәм корылмаларны бер үк вакытта салу масштабы буенча борынгы рус шәһәр төзелеше сәнгатенең бердәнбер мисалы булуында.
Свияжски утрау-шәһәре ЮНЕСКОның башлангыч Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелде. Свияжскиның төп үзенчәлекле урыннары - Успенск-Богородицк ирләр һәм Иоанно-Предтеченск хатын-кызлар монастырьлары. Икесе дә утрауның көнбатыш өлешендә һәм Зөя елгасының “Казан” тауда чаңгы шуу спорт-савыктыру комплексы урнашкан уң як ярыннан бик яхшы күренәләр. Моннан тыш, “Свияжски утрау-шәһәре” тарихи-архитектура һәм сәнгать музее комплексына түбәндәгеләр керә: Успенск соборы (XVI г.), Константин һәм Елена чиркәве (XVI-XVIII гг.), Иоанно-Предтеченский монастыреның Троицкая чиркәве (XVI г.), Сергиев чиркәве (1604 ел), “Барча хәсрәтләнүчеләр шатлыгы” (“Всех скорбящих радость” )  Изге Алла Анасы соборы (1906 ел). 
Һәр ягыннан су белән әйләндереп алынган әкияти утрау сәяхәтчеләрне магнит кебек үзенә тартып китерә. Свияжскиның изге, чишелмәгән серләр тулы җиренә бер тапкыр аяк баскан кеше ниндидер, утрауны могҗиза-шәһәргә әверелдереп, әйләндереп алган кебек тоелучы купшылыкның, җимерелми торганның үзенә бер төрле атмосферасын гомерлеккә хәтерендә калдырачак.
Свияжски утрау-шәһәренә Казан елга портыннан туристлык теплоходында яки тизлекле елга судноларында (юл вакыты якынча 1 сәгать) барырга була.

Тәтеш

 

Кайбер фаразлар буенча, шәһәр Тәтеш заставасы буларак 1578 елда, икенче бер фаразга караганда – 1555 яки 1557 елларда нигезләнгән. Әмма заманча Тәтеш урынындагы җирлек Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. Иделнең уң ягында урнашып, ул стратегик оборона торышын алып тора.
Тәтешнең мәдәни-архитектура истәлекләре буенча шәһәрнең беренче таш бинасы – Казан Алла Анасы соборын (1773 ел) аерып күрсәтергә була, ул совет хакимияте чорында җимерелә һәм 1990 елда яңадан корыла, җирле туган якны өйрәнү музее, Кошки-Новотимбаево авылындагы чуаш педагогы һәм мәгърифәтчесе Иван Яковлев музее. Тәтештә рәссам, Кукрыникслар иҗат бергәлегендә катнашучыларның берсе –  М.В. Куприянов туган. Килүчеләр өчен “Озын Алан” тарихи-архитектура комплексы, ирләр (1914 ел) һәм хатын-кызлар (1906 ел) гимназиясе биналары, земство табибы А.М. Боголюбов йорты кызыклы.
2013 елда Тәтештә Идел елгасында тотылган 960 килолы кырпы балыгына һәйкәл ачыла.


Чистай

 Чистай – иң яхшы сәгать осталары шәһәре. Әмма Татарстандагы әлеге шәһәр танылуны космоска очкан сәгатьләре белән генә яуламаган. Кайчандыр ул авыл булган. Аның турында беренче тапкыр XVII гасыр ахырында – XVIII гасыр башларында рус елъязмаларында телгә алына. Иң атаклы фараз буенча, биредә беренче төпләнеп яшәүче кешеләр качкын ясаклы крестианнар була. XVIII гасыр башында аларны биредән куалар, ә авылны яндыралар, бары тик ялан кыр гына утырып кала. Сөргенлектән исән һәм качып калучылар яңадан йортлар төзи башлый һәм үз туган җирләренә бөек янгын хакына исем бирәләр.
Шәһәр буларак Чистай тарихы 1781 елдан башлана, ул чакта Екатерина II указы белән авылга үз гербы белән өяз шәһәре статусы бирелә. Бөек Ватан сугышы елларында шәһәрчек Совет язучылары һәм шагыйрьләре бергәлеге өчен куышка әверелә – алар исәбендә Борис Пастернак, Леонид Леонов, Арсений Тарковский, Марина Цветаева, Анна Ахматова, Клавдия Шульженко җырлаган атаклы “Зәңгәр яулык” җыры авторларының берсе Михаил Максимов та була.
Чистайда карап-тәрбияләп тора торган, таш түшәлгән, бормалы-сырмалы фонарьлары һәм элекке сәүдәгәр йортларының бизәкле балконнары белән тар гына тыкрыклар. Биредәге храмнар мәчетләр белән янәшә урнашкан. Паркларда чиста һәм тыныч. «Типик урыс» провинциаль шәһәре буйлап йөреп керү генә дә сезгә ошаячак.
Чистайдан берничә километрда Идел-Кама (Чулман) Болгары шәһәре – Җүкәтау калдыклары бар, алар монгол чорына кадәр барлыкка килгән. Җүкәтау Болгар дәүләтендәге сәүдә үзәкләренең берсе була. 
1990 елда Чистай Россия Федерациясенең тарихи торак урыннары исемлегенә кертелә.



Соңгы яңарту: 08 декабрь 2017, 16:18
Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования