ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2024 ел
шимбә

Горки-Әмәт урманында  «Кыш Батыр. Кышкы уеннар гына түгел»  III спорт-тарихи фестивале уза.

Фестиваль ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан Башкарма комитеты, Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән үткәрелә.

Иртәдән үк фестиваль мәйданчыгында төрле яшь категорияләре арасында чаңгы узышлары һәм тарихи биатлон буенча ярышларда катнашучы командаларга старт бирелде, чаңгы узышларында җиңүчеләрне 16 номинация буенча билгеләячәкләр.


23
февраль, 2024 ел
җомга

22 февральдә интерактив күргәзмә һәм белем бирү-күңел ачу үзәге форматындагы заманча экспозиция киңлеге -  Киләчәк уеннары шәһәре үз эшен башлады.

Киләчәк уеннары шәһәре 3 мартка кадәр эшләячәк. Беренче халыкара мультиспорт турниры кунаклары фиджитал-дөньяга чума, үзләрен фиджитал-спортчылар ролендә сынап карый, спорт һәм шоу-бизнес йолдызлары белән очраша һәм аралаша алачак.


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Бөтендөнья экскурсоводлар көне белән котлый:

«Хөрмәтле хезмәттәшләр! Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Сездән башка туристларның шәһәр һәм төбәк белән тулы танышуын күз алдына да китереп булмый, чөнки нәкъ менә сез тарихи һәйкәлләрнеж барлык  серләрен  чишәргә ярдәм итәсез, туристларны безнең мәдәният һәм гореф - гадәтләр белән таныштырасыз һәм, әлбәттә, аларны безнең матур җиребезгә-Татарстанга гашыйк итү өчен барысын да эшлисез.

Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс энергия, илһам, кызыксынучан һәм рәхмәтле туристлар телибез! Профессиональ багажыгызны яңа белемнәр белән тулыландырырга һәм үзегез һәм кунакларыгыз өчен Татарстанның яңа искиткеч почмакларын ачарга онытмагыз!»


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Очрашу ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев катнашында узды. Казахстан Республикасы делегациясе Татарстанга Киләчәк уеннарын ачу тантанасында катнашу өчен килде.


16
февраль, 2024 ел
җомга

Бүген укуга Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында «Туристлык территорияләрен үстерү белән идарә итү: проектлы якын килү» программасы буенча һөнәри яңадан әзерләү курсы тыңлаучыларының чираттагы агымы кереште. Программаның беренче модуле кысаларында Свердловск, Ярославль һәм Оренбург өлкәләреннән командалар туристлык территориясе потенциалын бәяләү ысулларын өйрәнәчәкләр, туристлык территориясенең булган һәм мөмкин булган базарларын анализлау күнекмәләрен үзләштерәчәкләр, туристлык территориясе концепциясен формалаштыру принциплары белән танышачаклар.


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Иран Ислам Республикасының Исфахан шәһәрендә «Исфахан – Татарстан» эшлекле форумы узды. Форумда Исфахан провинциясе губернаторы Реза Мортазави һәм Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ике төбәкнең социаль-икътисадый һәм сәнәгать үсеше, шулай ук аларның инвестиция потенциалы турында докладлар тыңланды.

Бүген «Татар-информ»да фестивальгә багышланган матбугат конференциясе узды, анда ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина һәм «Путешествие в прошлое» ҖЧҖ башкарма директоры Алексей Кокурин катнашты.

Фестиваль ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан Башкарма комитеты, Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән үткәрелә. Элегрәк фестиваль ике тапкыр Болгар шәһәрендә уздырылган иде.


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Хәбәр итәбез, 2024 елның 13-15 июнендә Себернең иң зур шәһәрләренең берсендә - Төмән шәһәрендә  «Архитектура мирасы»  VII  Бөтенроссия  фестивале узачак.

Фестивальнең оештыручысы булып Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Төмән шәһәре администрациясе ярдәме белән Россия Архитекторлар берлеге тора.


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Проект кысаларында катнашучылар һөнәри осталыкта ярышачаклар, үз белемнәренең актуальлеген һәм аларның хәзерге заманга туры килүен тикшерәчәкләр, яңа төбәк авторлык маршрутларын эшләячәкләр һәм тармак һөнәри берләшмәсен төзиячәкләр, аны булдыру идеясе Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланды.

Катнашу өчен электрон теркәлү узарга һәм катнашучының анкетасын сайтта 2024 елның 18 февраленә кадәр тутырырга кирәк.


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 20 апрелендәге 93-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2024 елның 1 июленнән экскурсоводлар (гидлар), гид-тәрҗемәчеләр  дәүләт аттестациясен узган очракта гына экскурсия хезмәтләре күрсәтү турындагы таләп үз көченә керә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 231 экскурсовод аттестацияләнгән. Аттестацияләнгән экскурсоводлар турында мәгълүмат экскурсоводларның (гидларның) һәм гид-тәрҗемәчеләрнең бердәм федераль реестрына кертелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International