ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

“Май чабу” бәйрәме атнасы дәвамында Алабуга Дәүләт музее тыюлыгында урнашкан Н.А. Дурова исемендәге музей-йортта “Әкияти терапия” программасы кысаларында “Кояш артыннан сәяхәт” тамашасы уздырылачак.

Әкияти программаның төп геройлары – җәнлекләр һәм кош-кортлар, бәйрәм кунаклары белән берлектә Кояшны Убырлы карчыктан коткарачаклар. Катнашучылар Аюны кышкы йокысыннан уятып, Төлке белән Бүрене Убырлы карчыкка каршы чыгып Кояшны урынына – күккә – кайтарырга өндәячәкләр. Чөнки Кояш белән бергәлектә Масленица һәм озак көтелгән яз да киләчәк.

Кунакларны һәрдаим Әтәч – кызыл кикерүк һәм Кәҗә-сакалбай озатып йөриячәк. Катаншучыларны мавыктыргыч флеш-моб, күңелле уеннар һәм ярышлар, бозлы тау, бәйрәм карачкысын яндыру, чәй белән кайнар коймаклар һәм атта йөрү көтә!

Үзбәкстаннан килгән массакүләм матбугат чаралары вәкилләре өчен Татарстан Республикасының туристик потенциалына багышланган презентация үтте. Аны Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов алып барды. Ул Татарстанның төп туристик үзәкләре турында сөйләп үтте, алар арасында Казан, Бөек Болгар, Алабуга, Чистай һәм Зөя утрау-шәһәрчеге бар иде. Шулай ук вакыйга календаре дә игътибарсыз калмады. Журналистлар белән очрашуда киләчәккә планнар, үзара хезмәттәшлек, авиаперевозка мәсьәләләре һәм башка сораулар каралды.

Искәртеп узабыз, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре Татарстан Республикасында 25-30 гыйнварда үтә торган мәгълүмати реклама туры кысаларында катнашалар. Алар Бөек Болгар шәһәрен, Казан Кремлен, Бауман урамын, Зөя утрау-шәһәрчеген һәм башка туристларны җәлеп итә торган истәлекле урыннарга сәфәр кылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International