ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Казан Раштуа сәяхәтләре өчен популяр шәһәрләрнеӊ беренче бишлегенә керде, ә курорт-шәһәрләрне исәпкә алмаганда – беренче өчлеккә. Әлеге мәгълүматны танылган кунакханәләр броньлау сервисы күрсәткечләре дәлилли.

Сервис күрсәткечләреннән чыгып караганда, туристлар Татарстан башкаласында январьнеӊ беренче ункөнлегендә, уртача алганда, дүрт төнгә кунакханә броньлаганнар һәм гаилә белән бер тәүлек яшәү өчен 4 меӊ сум акча түләгәннәр.

Мәскәүдә – биш төнгә (3,8 меӊ сум бер тәүлеккә), ә Санкт-Петербургта – 4,5 төнгә (4,7 меӊ сум бер тәүлеккә). Лидерлар унлыгына түбәндәге шәһәрләр керә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Казан, Ялта, Ярославль, Калининград, Кисловодск, Вологда һәм Бөек Новгород.

Рейтинг агымдагы елныӊ 6-8 нче январь көннәрендә кунакханәләр һәм апартаментлар броньлау нәтиҗәләреннән  чыгып төзелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International