Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан ителде

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларының әйдәп баручы төркемен «белгечләр»категориясе өчен кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан ителде. Конкурста катнашу өчен документлар 2020 елның 24 мартыннан 13 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00 дән 18.00 гә кадәр) кабул ителә. Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн-2020 елның 28-29 апреле. Конкурсны үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлегенә (843) 222-90-29, 222-90-27 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Булачак конкурс турында тулырак мәгълүмат Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган http://tourism.tatarstan.ru/rus/obyavlenie-o-konkurse.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International