"Идел" яшьләр үзәгендә ел саен уздырыла торган "Татарстан Республикасы туризм волонтерлары ассамблеясе" АКОның профильле белем бирү сменасы тәмамланды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Агымдагы елның 27 ноябреннән 1 декабренә кадәр "Идел" яшьләр үзәгендә ел саен үткәрелә торган "Татарстан Республикасы туризм волонтерлары ассамблеясы"ның профильле белем бирү сменасы узды. Мондый сменалар 2011 елдан бирле үткәрелә һәм аларның төп максаты – волонтерларны укыту, аларны проектларны тормышка ашыруга мотивацияләү һәм туристлык бизнесы белгечләре белән таныштыру.

Быел сменада "Татарстан Республикасының туризм волонтерлары ассамблеясе" коммерциясез автоном оешмасының 80 студент-волонтеры, шулай ук Мәскәү, Тверь, Ярославль, Пермь, Алабугадан волонтерлар хәрәкәте вәкилләре катнаша. Смена кысаларында студентларга туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә Татарстан Республикасының иң яхшы экспертлары лекция укыячак. Шулай ук проект төркемнәре билгеләнәчәк, алар туризм өлкәсендә үз проектларын эшләячәк һәм аларны экспертлар жюрие каршында яклаячак.

 "Татарстан Республикасының туризм волонтерлары ассамблеясы" коммерциясез автоном оешмасы волонтерлары Казан шәһәре территориясендә һәм республиканың Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре кебек төп туристлык үзәкләрендә үткәрелә торган зур туризм чараларын оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаша. Волонтерлар ел саен туристларга һәм шәһәр халкына Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының төп туризм үзәкләре турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән "Кунакчыл Казан" проектында катнаша, шәһәрдә туристларга ориентлашырга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International