Ростуризм Татарстанны Николай II гаиләсе булган урыннар буенча «Император маршруты»на керткән

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Кичә Татарстан «Император маршруты» тарихи-мәдәни туристик проектына кушылды. Килешүгә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, РФ Федераль туризм агентлыгы җитәкчесе Зәринә Догузова һәм «Елисаветин-Сергиев мәгърифәтчелек җәмгыяте» фонды рәисе Анна Громова кул куйдылар.

Николай II үзе Татарстанда беркайчан да булмаган, әмма 1910 елда Казанга патша Романовлар йорты княгинясы Елизавета Федоровна килә (ул императрица Александра Федоровнага апа булып туры килә). Аның теләге буенча Казан Изге Ана иконасы урынында гыйбадәтханә һәм часовня төзелә. Төзелеш 1911 елда башланган һәм 1913 елның язына тәмамланган.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу турындагы указга кул куйды. Хәзерге вакытта собор «Яңарыш» фонды катнашында торгызыла, аны Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International