Будапештта Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдир иттеләр

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

8 октябрьдә Будапешт шәһәрендә (Венгрия) Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Россия юнәлешендә эшләүче туроператорлар белән очрашты. Шулай ук 500 мең актив әгъза һәм катнашучы булган Венгрия балыкчылары Илкүләм федерациясе белән дә очрашу узды, анда Венгриядә яшәүчеләрне балык тотарга Татарстанга җәлеп итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Федерация вәкилләре төбәктә әлеге төр туризм потенциалы белән танышты.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының уңайлы табигый шартлары бар: бу – Россиядә ике зур елга берләшкән бердәнбер урын – Идел һәм Кама (Кама Тамагы районы), ә шул ук вакытта җәелү киңлеге 43 километр тәшкил итә, биредә елга сулыкларында Россиянең урта полосасындагы бөтен ихтиофауна бар. Шулай ук республикада алга киткән инфраструктуралы балык тоту базалары бар.

Исегезгә төшерәбез, 30 октябрьдә Венгрия лоукостеры WizzAir Будапешттан Казанга туры рейс ача, ул атнага ике тапкыр очачак (чәршәмбе, якшәмбе). Юлда булу вакыты – 3 сәгать 25 мин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International