Игорь Комаров Татарстан Республикасының туристик потенциалы белән танышты

2019 елның 4 октябре, җомга

Бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанга эш сәфәре кысаларында Татарстанның туристик потенциалы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Игорь Комаров Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы эчке һәм читтән керүче туризмны үстерү мәсьәләсе буенча совет утырышын уздырды.

Республикада туриндустрия үсеше турында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән өч объект – Казан Кремле, борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-каласындагы Успение соборы бар. “Бу республикага туристлар килүгә нигез бирүче өч доминант", - диде Сергей Иванов.

Болгарны һәм Свияжскины торгызу буенча масштаблы эшләр 2010 елда старт алды, дип ассызыклады ул. Проектны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли. 9 ел эчендә Болгарга килгән туристлар агымы - 11, Зөягә 50 тапкырга артты. Ел саен бу үзәкләргә 500әр мең турист килә.

«Татарстанга гомуми туризм агымына килгәндә, узган ел ул 3,4 млн. кеше тәшкил итте. Быел без якынча 3,7 млн. булыр дип көтелә. Безнең максат - 2025 елга ел саен 5 млн. турист китертүгә ирешү», - дип билгеләп үтте Сергей Иванов.

ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты башлыгы шулай ук вакыйгалы чаралар һәм аларның төбәккә туристлар агымын үстерүгә йогынтысы, туристлар өчен «Tatarstan Tourist Pass» мобиль кушымтасын эшләү, «Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык маршрутын үстерү һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында чараларны оештыру планнары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International