Татарстан Республикасы Дәүләт советында туристлык өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.

2019 елның 27 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт советында Бөтендөнья туристлык көненә багышланган Татарстан Республикасының туристлык өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.

Туристлык өлкәсе хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов тапшырды. Үзенең сәламләү сүзендә ул республика өчен туристлык тармагының мөһимлеген билгеләп үтте. «Безнең Татарстан кунакларына аларның теләсә нинди кирелеген канәгатьләндерерлек нәрсәләр тәкъдим итәрлегебез бар. Туристлык өлкәсендәге эш нәтиҗәләре Сез куйган барлык хезмәткә дә тиң. Юкка гына республика туристлык өлкәсендә күп еллар лидер булып тормый. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!»,- дип билгеләп үтте Марат Готыф улы Әхмәтов.

Шулай ук һөнәри бәйрәм хөрмәтенә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов тармак хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International