Вилле Хаапасало Татарстан турында фильм тәкъдим итте

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

3 сентябрьдә Хельсинки шәһәрендә Рәсәй Федерациясе Илчелеге һәм Сәүдә вәкиллеге, Татарстан Республикасының Финляндиядәге Сәүдә-икътисадый вәкиллеге ярдәмендә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты презентация үткәрде һәм танылган фин-рәсәй актеры һәм продюсеры Вилле Хаапасало төшергән Татарстан Республикасы турында фильмның чыгуына анонс ясады.  Хаапасало әфәнде сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм үзенең сәяхәте турында сөйләде. Актер сүзләренә караганда, төшерү төркеменең Татарстанда иң кызыклы урыннарны карап, барысын да пленкага төшерү өчен ике атна вакыт киткән. Вилле сөйләгәнчә, төбәктә аны, барыннан да элек, төрле дин, милләт һәм телләрнең иңгә-иң торып, күп мәдәниятле һәм тату яшәве кызыксындырды. Исегезгә төшерәбез, фильм 2019 елның 23 июне – 03 июлендә төшерелде. Тапшырулар циклы «Kalastus TV» яңа фин медиа-платформасында карап булган 10 сериядән тора. Шулай ук Туристлык буенча дәүләт комитеты «Вилле Хаапасало эзләре буенча» дип аталган яңа маҗаралы маршрутны тәкъдим итте, ул Татарстанда төшергән вакытта Вилле булган барлык төбәк үзәкләрен үз эченә ала. Ул - Казан, Зөя утрау-шәһәре, Кама Тамагы, Тәтеш, Бөек Болгар, Чистай, Яр Чаллыда «КАМАЗ» заводы, Алабуга һәм Лаеш. Презентация кунакларына маршрут тасвирланган һәм Финляндиядән килгән туристларга урын турында күбрәк белү өчен нәрсәне һичшиксез күрергә, җирле ризыклардан кайсысын авыз итәргә һәм кем белән аралашырга кирәклеген аңлатучы киңәшләрне үзенә җыйган карталар тарадылды. Чарага 50гә якын кеше килде: Илчелек, РФ Сәүдә вәкиллеге һәм Россотрудничество вәкилләре, үз хезмәткәрләрен Татарстанга ял итәргә җибәрүче туроператорлар, җирле компанияләр һәм корпорацияләр вәкилләре, «Финляндия – Рәсәй» җәмгыяте вәкилләре һәм башка кызыксынган партнерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International