Болгарда беренче яшьләр туристик форумы ачылды

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

5 августта Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, «Visit Tatarstan» рәсми туристлык бренды (Татарстан Республикасының туристлыгын үстерү үзәге) һәм иҗади яшьләр академиясе ярдәмендә оештырылган Беренче яшьләр туристик форумы ачылды.

 

           Форумда Рәсәйнең 35 регионыннан, шулай ук Казахстаннан һәм Украинадан 18-30 яшьлек 400 дән артык кеше, шулай ук 40тан артык Рәсәй һәм чит ил спикеры, төрле өлкәләрдәге экспертлар катнашачак: әйдәп баручы медиа һәм трэвел-блогерлар, инвесторлар һәм ИТ-компанияләр, HORECA һәм туристлык өлкәсендә хакимият органнары вәкилләре, кунакчыллык экспертлары һәм профессиональ сәяхәтчеләр.

Форум спикерлары арасында: Берлинның төнге мэры Lutz Leichsenring, Александр Сысоев — Рәсәй Ресторан фестиваленә нигез салучы һәм «Афиша-рестораннар» маркетинг директоры, FACES&LACES PR-менеджеры Анна Хавкина, Profi.Travel генераль директоры Алексей Венгин, Farolero проекты җитәкчесе Дария Бикбаева, Сергей Апресов — «Вокруг света» журналының баш мөхәррире, Диләрә Махиянова —Казанда «Вконтакте» ның төбәк вәкиллеге җитәкчесе, Артур Хосровян — Казанның төнге мэры, Азамат Сабиров — AVT компаниясенең генераль директоры, Юлия Туранова - «Инде» интернет-журналының редакция директоры, Казанның парк һәм скверлар дирекциясенең арт-директоры Дарья Куракова һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International