Илебезгә чит ил туристларын җәлеп итүне тәэмин итүче Рәсәй туроператорларына федераль бюджеттан субсидияләр түләнәчәк

26 июль 2019 ел., җомга

Хөкүмәт илгә чит ил туристларын җәлеп итүне тәэмин итүче Рәсәй туроператорларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслады.

«Рәсәй Федерациясенә килгән чит ил туристларының саны артуны тәэмин итүче оешмаларга дәүләт ярдәменә федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен расларга»  дип әйтелгән «Рәсәй Федерациясенә килгән чит ил туристларының саны артуны тәэмин итүче оешмаларга дәүләт ярдәменә федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында» 30.04.2019 елның 534 номерлы РФ Хөкүмәте карарында.

 

«Субсидияләр субсидия алуга гариза биргән күчмә туристлык өлкәсендә эшчәнлек алып баручы туроператорларның бердәм федераль реестрында булган һәм Германия, Израиль, АКШ, Франция, Италия, Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия, Корея, Испания, Япония һәм Һиндстаннан чит ил туристларын Рәсәй Федерациясенә җәлеп иткән юридик затларга бирелә», - дип язылган кагыйдәләр текстында.

Билгеләнгәнчә, субсидияләр тиешле финанс елына һәм план чорына федераль бюджет турында канунда каралган бюджет ассигнованиеләре һәм бюджет акчаларын алучы буларак Ростуризмга җиткерелгән бюджет йөкләмәләре лимитлары чикләрендә бирелә. Субсидияләр туроператорларның чит ил туристын транспорт чарасында һәм кунакханәдә урнаштыру чыгымнарының бер өлешен капларга тиеш.

 

«Субсидия күләме хисап чоры дәвамында РФнә максат илләреннән килгән чит ил туристлары саныннан, шулай ук ачыклаучы коэффициентлардан чыгып билгеләнә. Шул ук вакытта бер максат иленнән чит ил туристларын арттырган өчен субсидиянең чик күләме 5 млн сумнан артмаска тиеш. Бер турист өчен субсидиянең база күләме 1200 сум күләмендә билгеләнә һәм аныклаучы коэффициентлар кулланганда арттырылырга тиеш», - диелгән документта.

 

Кагыйдәләрдә аныкланганча, коэффициентларны куллануга туристларның РФ территориясендә булу вакыты, кунакханәнең категориясе, шулай ук туристлар килгән РФ субъекты йогынты ясый. Мәсәлән, Мәскәү, Петербург һәм Краснодар крае «1» категория субъектларына иң аз үсеш алучы, ә югары сезонда хәтта кимү коэффициенты белән кертелгән. Татарстан, Владимир, Иваново, Калининград, Кострома, Мәскәү һәм Ярославль өлкәләре 1,3 коэффициентлы «2» категориягә кертелгән. Калган РФ субъектлары 1,6 коэффициенты булган «3» категориягә кертелгән. Ягъни, туристларны әлеге төбәкләргә җәлеп иткән өчен туроператорлар башкалаларга һәм Краснодар краена җәлеп иткәнгә караганда күбрәк акча алачак.

Кагыйдәләр шулай ук субсидиягә дәгъва итә ала торган туроператорга карата да таләпләр билгели. Аерым алганда, ул чит ил юридик заты булырга тиеш түгел, ә аның туристлык өлкәсендә эш стажы ике елдан да ким булмаска тиеш. Компаниянең салым органнары алдында бурычлары булырга тиеш түгел.

Туроператорлар субсидияләр алуга гаризаларны Ростуризмга тапшырырга тиеш.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, эчке һәм читтән керү туристлыгы буенча туроператорлар субсидияләренә дәүләт 2019-2021 елларда 3,1 млрд. сум акча бүлеп бирәчәк. Бу суммадан туристлыкны үстерүгә 2,46 млрд. сум сарыф итү планлаштырыла.

Нигез: Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте, Интерфакс-туризм

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования