Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының кадрлар резервына кертү бәйгесендә катнашу өчен документлар кабул итү төгәлләнә

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлегенә һәм туристик продуктны алга этәрү бүлегенә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазифаларының әйдәп баручы төркемен биләү өчен граждан хезмәткәрләрен (гражданнарны) кадрлар резервына кертү бәйгесендә катнашу өчен документлар кабул итү төгәлләнә.

 

Бәйгедә катнашу өчен документлар 2019 елның 23 июленә кадәр (9.00 дән 18.00 гә кадәр) дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00 дән 18.00 гә кадәр) кәгазь формасында киләсе адрес буенча кабул ителә: Казан ш., М. Горький ур., 19 йорт, 2 нче кабинет, почта аша яки  «Рәсәй Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын кулланып (http://www.gossluzhba/gov.ru) электрон рәвештә.

Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән әлеге сайтта «Кадрлар сәясәте» – «Хезмәткә керү» – «Вакантлы вазифалар/кадрлар резервына кертү» бүлегендә, шулай ук киләсе телефон аша танышырга мөмкин:  (843) 222-90-29.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International