«Ел маршруты» 2019 Бөтенрәсәй туристик премиясенә гаризалар кабул итү башланды

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

«Ел маршруты» 2019 Бөтенрәсәй туристик премиясенә гаризалар һәм проектлар кабул ителә башлады. «Ел маршруты» премиясе туристик маршрутларны булдыру һәм үстерү өлкәсендәге казанышлар өчен проектларның ачык бөтенрәсәй бәйгесе нәтиҗәләре буенча тапшырыла торган тармак бүләге буларак гамәлгә куелды.

«Ел маршруты» бәйгесендә катнашу өчен премиянең www.award.tourawards.ru рәсми Интернет-мәйданчыгында теркәлергә һәм бәйге материалларын 1 октябрьгә кадәр урнаштырырга кирәк. Проектны рәсмиләштерү һәм бирү турында тулырак мәгълүматны премиянең рәсми сайтында белергә мөмкин – www.tourawards.ru . Бәйгедә катнашу өчен теркәлү кертеме юк.

«Ел маршруты» Бөтенрәсәй туристик премиясенең рәсми номинацияләре:

1) шәһәрнең иң яхшы маршруты;

2) иң яхшы мәдәни-танып-белү маршруты;

3) иң яхшы маҗаралы маршрут;

4) иң яхшы ял көне маршруты;

5) иң яхшы гастрономик маршрут;

6) иң яхшы велосипед маршруты;

7) иң яхшы елга круизы;

8) иң яхшы хәрби-тарихи маршрут;

9) иң яхшы спорт маршруты;

10) маршрутның иң яхшы идеясе;

11) иң яхшы этнографик маршрут;

12) иң яхшы балалар маршруты;

13) туристлар өчен иң яхшы мобиль кушымта;

14) иң яхшы төбәкара маршрут;

15) иң яхшы вакыйга туры;

16) иң яхшы туристик юл күрсәткече;

17) иң яхшы туристик карта (номинацияләр: төбәк; шәһәр);

18) гамәлдәге җитештерүгә иң яхшы маршрут;

19) өлкәннәр өчен иң яхшы маршрут;

20) сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен иң яхшы маршрут.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International