Казанда август аенда узачак WorldSkills эш һөнәрләре дөнья чемпионаты кайчан да булса үткәрелгән шундый ярышлар арасында иң яхшысы булырга тиеш. Бу хакта ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Казанның бер кунакханәсен тикшерү барышында белдерде.
"Безнең уртак бурычыбыз - август аенда узачак чемпионат моңа кадәр кайчан да булса дөньяда уздырылган эш һөнәрләре буенча иң яхшы чемпионат булуы. Татарстан һәрвакыт мондый планканы куя», – диде Иванов журналистлар белән әңгәмә вакытында.
25 июньнән 5 июльгә кадәр ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан туристлыгын үстерү комитеты, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роспотребнадзор һәм башка хезмәтләр хезмәткәрләре 79 күмәк урнаштыру чарасын – кунакханә һәм санаторийны тикшерәчәк, анда 16 меңгә якын кунак һәм Чемпионатта катнашучылар урнашачак.
Шәһәрнең бер кунакханәсен караган вакытта Сергей Иванов инглиз телендә ресепшнда администратор һәм ресторанда бармен белән аралашты. Менеджер аңа стандарт һәм люкс бүлмәләрен күрсәтте.