Семинар - киңәшмәдә катнашырга чакырабыз

20 июнь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы «Хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен үстерү: Профстандартлар. Яңа һөнәри компетенцияләрне сыйфатлы үзләштерү өчен шартлар тудыру»  темасына киңәшмә үткәрә.

Киңәшмә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында пенсия алды яшендәге затларны һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү чараларын гамәлгә ашыру һәм билгеле бер хезмәт функцияләрен үтәү өчен кирәкле хезмәткәргә Рәсәй Фкедерациясе тарафыннан билгеләнгән квалификация таләпләре өлешендә һөнәри стандартларны куллану максатларында үткәрелә.

Семинар-киңәшмә 2019 елның 21 июнендә 15:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург ур., 52 йорт, ИТ-парк, 3 нче кат - точка кипения (кайнау ноктасы). Чарага бару өчен Leader ID да теркәлергә кирәк – https://leader-id.ru/events/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования