Татарстан Республикасының туристик потенциалы Пекинда узган халыкара күргәзмәдә тәкъдим ителде

20 июнь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Кытай һәм Азия-Тын Океан төбәге илләренең «Beijing International Tourism Expo» (Пекин шәһәре) иң эре туристик күргәзмәсендә тәкъдим ителә. Бүгенге көндә Кытай Халык Республикасы Татарстан Республикасына туристларны җәлеп итү өчен өстенлекле базарларның берсе булып тора.

Татарстан Республикасы Рәсәй Федерациясе төбәкләренең «Visit Russia» берләштерелгән стендында тәкъдим ителде. Экспозициядә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты һәм республиканың чит ил туристларын кабул итү белән шөгыльләнүче туроператорлары эшли.  «Visit Tatarstan» ның өч эш өстәле үзләштерелгән. Күргәзмәне уздыру кысаларында Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Кытай һәм Азия-Тын Океан төбәге туроператорлары алдында республиканың туристик потенциалын тәкъдим итте.

BITE катнашучыларының экспозицияләре күргәзмә комплексының берничә залын алып тора. Күргәзмәдә шулай ук туристлык буенча милли һәм төбәк офислар, туроператорлар һәм турагентлар, круиз компанияләре һәм авиакомпанияләр, кунакханәләр һәм курортлар, рестораннар һәм тиешле товарлар җитештерүчеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башкалар катнашты.

Күргәзмә 2019 елның 18-20 июнь көннәрендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования