Харбинда Татарстан Республикасының туристик потенциалын тәкъдим иттеләр.

2019 елның 18 июне, сишәмбе

17 июньдә Харбин шәһәрендә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Хэйлунцзян провинциясенең Мәдәният һәм туристлык департаментында Татарстан Республикасының туристик потенциалын тәкъдим итте. Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашуда Департамент җитәкчесе Чжан Лина ханым, маркетинг бүлеге җитәкчесе Чжан Чуньянь ханым, туристлык базары белән эшләү бүлеге киңәшчесе Ли Яньвэнь ханым, шулай ук Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итүдә кызыксынган провинциянең 10 туроператоры вәкилләре катнашты.

ТР туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов коллегаларына Татарстанның туристик мөмкинлекләре, популяр төбәкара маршрутлар һәм Кытайдан туристлар кабул итү буенча республика тәҗрибәсе турында сөйләде. Очрашу нәтиҗәләре буенча төбәкләр арасында үзара туристлар агымын үстерү буенча алга таба хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International