Russian Event Awards вакыйгалы туристлык өлкәсендә милли премиягә гаризалар кабул ителә башлады

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Russian Event Awards вакыйгалы туристлык өлкәсендә милли премия (алга таба - Премия) вакыйгалы туристлыкны үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен проектларның ачык бәйгесе йомгаклары буенча тармак бүләге буларак 2012 елда гамәлгә куелды.

Бәйгедә катнашу өчен төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге төрле юнәлештәге вакыйгаларны оештыручылар — вакыйгалы туристлык өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы дәүләт, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар арасыннан авторлар яки авторлык коллективлары чакырыла. Бәйгедә катнашу өчен 2018 елның октябреннән бәйге үткәрү вакытына кадәр гамәлгә ашырылган проектлар рөхсәт ителә.

Идел буе федераль округында һәм Урал федераль округында гаризаларны кабул итү 2019 елның 10 сентябренә кадәр башкарыла.

Идел буе федераль округы һәм Урал федераль округы төбәкара бәйгесе октябрь аенда Балаково шәһәрендә (Саратов өлкәсе), ә гомуммилли финал ноябрь аенда Самара шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International