Бүген Дәүләт комитетында Сергей Иванов Көньяк Африка Республикасының Рәсәй Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Мария Сибанда-Туси белән очрашты.
Очрашу барышында яклар туристлык өлкәсендә үзара хезмәттәшлек, туристлар агымын арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан Республикасының һәм Көньяк Африка Республикасының туристик потенциалы белән таныштылар.
Очрашу ахырында Мария Сибанда-Туси VisitTatarstan сувенирларын бүләк итеп алды