Татарстанлылар Турислык һәм Отельләр белән идарә итү – Юниорлар компетенцияләрендә «Яшь профессионаллар» милли чемпионаты призерлары булдылар

2019 елның 25 мае, шимбә

23 майда Казанда «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Рәсәй) VII милли чемпионатының финал этабы тәмамланды, ә 24 майда Татнефть Арена чемпионатының рәсми ябылу тантанасы вакытында катнашучыларны истәлекле медальләр белән бүләкләделәр.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча «Отельләр белән идарә итү – Юниорлар» компетенциясендә Халыкара сервис көллияте студенты Валерия Козлова 2-нче урынны алды һәм «Туристлык» компетенциясендә Алинә Абдуллина («Европа» ТК ҖЧҖ) һәм Евгения Камратова («АИСТ Тур» ҖЧҖ) 3-нче урынны алды. Моннан тыш, шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы барлык компетенцияләр буенча медаль зачетында 1-нче урынга чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International