Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турында мәктәп рәсемнәре һәм шигырьләр бәйгесе дәвам итә.

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Югары Чаллы урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турында мәктәп рәсемнәре һәм шигырьләр бәйгесенә беренче эш җибәрделәр.

Балалар үз эшен Бөек Болгарга багышладылар.

Хәтер яши, әле хәтер исән.

Кеше гомерләре генә кыска,

Бөек Болгар ничә  гасыр кичкән.

Идел –Богар буйларында уйнап

 

Күпме буын шул җирләрдә  үскән.

Оныткандыр инде Болгар иле

Тәүге аяк баскан сабыйларын.

Зур яуларга озатып калганнарын,

Никадәре читтә сагынганын.

 

Онытылмасын өчен  үткән көннәр

Хәтер яши, әле хәтер исән.

Буыннардан- буыннарга күчә

Вакыйгалар – бер яңартыйм дисәң.

 

Болгар иле кайта яшьлегенә

Манаралар кабат яңара.

Азан тавышы алып кайта безне

Ибен Фадлан килгән чорларга.

 

Басып торам, чал тарихы сыйган

Туфырагын алып кулларыма.

Энҗе сәйләннәрдәй тезелеп киткән

Яугирәләр  килә күз алдыма.

 

Һәр кешесе аның үзе тарих,

Үткәннәрен барлап яза калсаң.

Сөенечтер Болгар тарихында

Әз генә булса да урын алсаң.

Безнең буын  да бит  бу тарихта

Үзенә тиешле урын даулый.

Төзүчеләр булып алар бүген

Болгар җирен киң галәмгә данлый.

Исегезгә төшерәбез, бәйгедә катнашу өчен гаризалар 22.04.2019нән 09.09.2019нә кадәр кабул ителә. Барлык эшләр дә @Bolgar_Sviyazhsk. Instagram-битендә урнаштырылачак. Бәйгедә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр өчен бүләк булып Зөя утрау-шәһәрчегенә һәм Бөек Болгар шәһәренә күзәтү экскурсиясе тора.

Бәйге турында нигезләмә белән тулырак Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Бәйгеләр» бүлегендә танышырга мөмкин»: http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs-shkolnih-risunkov-i-stihov-o-velikom.htm.

Бәйгене оештыручылар – «Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды» Коммерцияле булмаган оешмасы; «Татарстан Республикасының туристик волонтерлары ассамблеясе» АКБО; «Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты; Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы; Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы; «Татмедиа» АҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International