«Волга» яшьләр үзәгендә туристик волонтерларга белем бирү сменасы башлана

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

13 майда «Волга» яшьләр үзәгендә «Татарстан Республикасының туристик волонтерлары ассамблеясы» АКБОның ел саен үткәрелә торган профильле белем бирү сменасы башлана. Мондый сменалар 2011 елдан бирле үткәрелә, аларның төп максаты – волонтерларны укыту, аларның проектларын тормышка ашыруга өндәү һәм туристик бизнес белгечләре белән таныштыру.

Быел сменада «Татарстан Республикасының туристик волонтерлары ассамблеясы» АКБОның 80 студент-волонтеры, шулай ук Томск, Ярославль, Пермь, Алабугада волонтерлар хәрәкәте вәкилләре катнаша. Смена кысаларында студентларга туристлык һәм кунакчыллык өлкәсендә Татарстан Республикасының иң яхшы экспертлары тарафыннан лекцияләр укылачак. Шулай ук эксперт жюри алдында туристлык өлкәсендә үз проектларын эшләп чыгарачу һәм яклаяучы проект төркемнәре билгеләнәчәк.

 «Татарстан Республикасының туристик волонтерлары ассамблеясы» АКБОның волонтерлары Казан шәһәре территориясендә һәм республиканың Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге кебек төп туристик үзәкләрендә уздырыла торган эре туристик чаралар оештыруда һәм үткәрүдә актив рәвештә катнашалар. Ел саен волонтерлар туристларга һәм шәһәр халкына Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының төп туристик үзәкләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән «Кунакчыл Казан» проектында катнаша, туристларга шәһәрдә юл табырга ярдәм итә.

Смена 17 майга кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International