Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүгә сайлап алу бәйгесенә гаризалар кабул ителә

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүгә сайлап алу бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2019 елның 13 маеннан 31 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә эчке һәм читтән керү туристлыгы өлкәсендә социаль әһәмияткә ия эшчәнлек алып баручы оешмалар чыгымнарын финанслар белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүгә сайлап алу бәйгесенә гаризалар ике номинация буенча кабул ителә:

Татарстан Республикасында туристлык өлкәсе өчен кадрлар квалификациясен күтәрү проекты (программасы) ;

Татарстан Республикасында вакыйгаи туристлык өлкәсендә проект (программа).

Бәйгенең оештыру-хокукый формасына карамастан (дәүләт (муниципаль) учреждениеләреннән тыш), Татарстан Республикасы территориясендә эчке һәм читтән керү туристлыгы өлкәсендә социаль әһәмияткә ия эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар катнаша ала.

Гаризага карата таләпләр, оешмаларга карата таләпләр, гаризаларны бәяләү критерийлары һәм бәйгее үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат «Эшчәнлек» -> «Бәйгеләр» бүлегендә урнаштырылган.

Элемтә өчен җаваплы затлар: Софьина Анастасия Валерьевна, Татарстан Республикасы дәүләт комитетының туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы.

Элемтә өчен телефоннар: (843) 222-90-40, 222-90-32.

Урнашу урыны адресы: 420015, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Максим Горький ур., 19;

Почта адресы: 420015, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Максим Горький урамы, 19.

Эш графигы: көн саен, шимбә һәм якшәмбедән тыш, дүшәмбе-пәнҗешәмбе-9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга-9.00 дән 16.45 кә кадәр, төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр.

Бәйгегә гаризалар Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының эш сәгатьләрендә шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш көн саен кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International