Татарстанга БГЭ туристларының беренче төркеме килде.

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

13-16 апрель көннәрендә Татарстан Республикасының туристик истәлекле урыннары белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең 30 кешедән торган туристлар төркеме таныша. Бу БГӘ гражданнары өчен виза таләпләрен гамәлдән чыгарганнан соң, безнең республикага килүче беренче туристик төркем.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 17 февралендә Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Хөкүмәте арасында 2018 елның 6 июлендә Казан шәһәрендә имзаланган ике ил гражданнары өчен виза таләпләрен үзара юкка чыгару турында килешү үз көченә керде. Килешү нигезендә Рәсәй Федерациясе гражданнары һәм башка дәүләт территориясендә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашырырга, укырга яки яшәргә җыенмаган гамәлдә булган барлык төр паспорт хуҗалары булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданнары виза таләпләреннән азат ителә һәм 180 көннән торган чор эчендә 90 көнгә кадәр визасыз башка дәүләт территориясенә керү, анда булу яки аның аша транзит белән үтү хокукына ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International