«Туристлык һәм Спорт» 24 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә 11-13 апрельдә Казанда узачак

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

2019 елның 11-13 апрелендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Туристлык һәм Спорт» 24 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә узачак, анда базарның әйдәп баручы уенчылары үзләренең уникаль тәкъдимнәрен һәм туристик сезон алдыннан отышлы бәяләрен тәкъдим итәчәк.

Күргәзмәдә Рәсәй Федерациясенең 36 шәһәреннән һәм 18 төбәгеннән 100дән артык компания, шулай ук Кытай, Төркия һәм Казахстан илләреннән вәкилләр катнаша.

«Туристлык һәм Спорт» күргәзмәсендә икенче тапкыр Юныс Әхмәтҗанов исемендәге 3 нче халыкара кулинария бәйгесе узачак. Аның максаты милли кулинария сыйфатын яхшырту һәм татар аш-суы ашамлыкларын популярлаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International