Татарстан «Интурмаркет» күргәзмәсендә РФ төбәкләре белән туристлыкны үстерү турында берничә килешү имзалады

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Мәскәүдә «Интурмаркет» Халыкара туристик күргәзмәсе кысаларында Татарстан һәм Рәсәй төбәкләре арасында туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланды. Шул исәптән республика Ленинград өлкәсе һәм Дагестан белән яңа төбәкара туристик проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге алды. Бу хакта Татарстан туристлык буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына хәбәр иттеләр.

Күргәзмәнең рәсми чаралары кысаларында Татарстан һәм Ленинград өлкәсе, шулай ук Дагестан Республикасы, Удмуртия һәм Сарытау өлкәсе арасында туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек турында дүрт килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International