Ногай кунакханәсе 2018 елда Рәсәйнең иң яхшы өч йолдызлы бизнес-отеле дип табылды!

27 февраль 2019 ел., чәршәмбе

Мәскәүдә Russian Hospitality Awards премиясе кысаларында Рәсәйнең иң яхшы кунакханәләрен бүләкләү тантанасы узды. Төрле номинацияләрдә Рәсәйнең 22 иң яхшы отеле аталды. Ногай кунакханәсе Татарстан Республикасыннан бердәнбер җиңүче булды. Ул өч йолдызлы бизнес-отель категориясендә лаеклы бүләк алды.

Russian Hospitality Awards премиясе Рәсәй Федерациясенең кунакханә бизнесында иң зур премия булып санала. Жюри бәяләве генә түгел, ә он-лайн броньлауның халыкара һәм локаль системаларында кулланучылар бәяләве дә исәпкә алына. Шуңа күрә кунакханәнең төп күрсәткече – ул сервисның югары дәрәҗәсе.

Премиянең бәйсез күзәтүчесе – «Делойт» халыкара компаниясе, БДБ.

Шуны да искәртик: узган елда Татарстан кунакхаләре арасыннан Ногай кунакханәсе 2017 елның эконом классының иң яхшы отеле буларак Russian Hospitality Awards – 2017 премиясен алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования