Түбән Новгород «белем вагонын» Казанда көтәләр.

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

07 февральдә Түбән Новгородта Түбән Новгород – Казан һәм Казан – Түбән Новгород юнәлешләре буенча мәктәп төркемнәре өчен «белем вагоны» төбәкара туристик-белем бирү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов,  Түбән Новгород өлкәсенең туристлык һәм халык сәнгать кәсепләрен үстерү департаменты директоры Алексей Алехин, «ФПК» АҖ Горький филиалы башлыгы Александр Попов, Татарстан Республикасының һәм Түбән Новгород өлкәсенең туроператорлары катнашты.

Сергей Иванов республиканың туристик потенциалын тәкъдим итте, мондый проектны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде һәм «белем вагоны» катнашучылары өчен экскурсия программаларын тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, «белем вагоны» - ул мәктәп укучылары өчен күрше төбәкләргә уңайлы поездларда танып белү сәяхәтләре. Алар уку процессына җайлаштырылган юлда интерактив-белем бирү программасын һәм поездда «дәресләр»нең гамәли дәвамы булып торган күрше төбәктә булу программасын үз эченә ала.  Бер көн дәвамында республика кунаклары төп истәлекле урыннар белән таныша, мөстәкыйль рәвештә яки оештырылган төркем рәвешендә шәһәрнең һәм республиканың төп туристик объектларын карый алачак.

Беренче «белем вагоны» Самарадан Казанга 2018 елның 15 декабрендә килде. Казан белән Самараның 270 укучысы таныша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International