Дәүләт комитетында Польша Республикасының туристик потенциалы тәкъдим ителде

5 февраль 2019 ел., сишәмбе

4 февральдә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетында Польша Республикасының туристик-ял итү потенциалы тәкъдим ителде. Мәскәү шәһәрендә Польша туристик оешмасы вәкиллеге директоры урынбасары Артур Муравски һәм Рәсәй Федерациясендә Польша Республикасы Илчелегенең консул бүлеге вице-консулы Анита Лучинска Польшада медицина һәм дәвалау-савыктыру туристлыгы үсеше турында сөйләделәр.  Кунакханәләр, шифаханәләр, спа-комплекслар һәм сәламәтләндерү оешмалары тәкъдим ителде.

Республиканың туристик тарамагының вәкилләрен бигрәк тә туристларны Польшага, шулай ук Польша территориясендә курортларга җибәрү буенча виза мәсьәләләре кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования