Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның Яңа 2019 ел белән котлавы.

2018 елның 29 декабре, шимбә

Хөрмәтле хезмәттәшләр, туристлык индустриясе вәкилләре, Татарстан Республикасының кунаклары, сезне якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән котлыйм!

2018 елда безнең үткәрелә торган вакыйгаларның масштаблары белән горурланырга хакыбыз бар. Ел иң зур спорт чарасы – 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты эгидасы астында узды, аның алдыннан зур әзерлек эшләре үтте, аны уздыру вакытында зур хезмәт күрсәтелде! Казанга дөньяның 36 иленнән 300 000 турист килде. Футбол буенча дөнья чемпионаты  кунакчыллык индустриясенә һәм туристлык тармагына икътисади яктан бик көчле тәэсир итте һәм планетаның иң ерак урыннарын дә Татарстан Республикасы белән таныштыра алды! Бөтен туристлык индустриясе сервисның югары дәрәҗәсен күрсәтте, һәм кунаклар Республиканың кунакчыллыгын лаеклы бәяләде, моның өчен мин тагын бер кат сезгә рәхмәт әйтәм!

Узып баручы ел чыннан да яңа ачышлар елы булды! Бөек Болгардагы «KOL GALI RESORT&SPA» биш йолдызлы кунакханәсе кебек зур, шулай ук «Камский трофей» һәм «Дом на Волге» кебек зур булмаган кунакханәләр ачылды, ләкин алар барысы да республикада уңайлы итеп ял итәргә мөмкинлек бирә.

Яңа музейлар ачылды – «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгында «Татарская слободка» археологик агач музее, Бөек Болгарда «Музейная улица», ә Казанда яңа турислар җәлеп итүче урыннары булган «Дух воина» һәм «Дом чак-чака» кебек музейлар ачылды.

Халыкара өлкә үсеш ала. Татарстан Бөекбритания, Германия, Финляндия, Иран, Кытай, БГӘ, Австрия һәм Япония, Казахстан, Төркия, Швеция, Тунис, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Беларусь һәм башка бик күп чит ил базарларында актив рәвештә алга китте. 2 сентябрьдә Казанда турбизнесның Иран вәкилләре белән хезмәттәшлектә Тегеран-Казан-Тегеран беренче рейсы төште, бу, һичшиксез, әлеге илдән туристлар агымын арттыру өчен барлык шартлар тудыра.

Безнең тырышлыгыбыз күренмичә кала алмый. Татарстан Республикасы National Geographic Traveler Awards  2018 премиясенең "Гастрономик туристлык" номинациясендә төп призга лаек булды. Вакыйгалы туристлык өлкәсендә  Russian Event Awards-2018 Милли премия финалында Татарстан Республикасыннан дүрт проект гран-при яулады: "Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале, HORECA by Kazan. Hospitality&Gastro EXPO, «Вкусная Казань» фестивале, «Казанская Ривьера» аквапаркы белән кунакханә-күңел ачу комплексы.

Алда Яңа ел бәйрәмнәре, һәм Казан инде сәяхәтләр өчен иң яхшы юнәлешләр өчлегенә керә, бу исә киләчәктә Татарстан ягыннан иң яхшы сыйфат һәм иң яхшы кунакчыллык белән эшләү өчен этәргеч булып тора!

2019 ел безнең республикада һөнәри осталык буенча  WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыру белән билгеләнде. Бу республика кунаклары Татарстанда үзләрен өйдәге кебек хис итсен һәм монда булудан 1000 дә 1 ләззәт алсын өчен тагын бер мөмкинлек.

Хезмәттәшләр! Тагын бер кат сезгә башкарган эшегез өчен рәхмәт әйтәсем һәм 2019 елның уңышлы үсеш һәм яңа җиңүләр елы булуын телисем килә. Кунакларга Татарстан Республикасында вакытны яхшы уздыруларын телим. Яңа елда уй-ниятләребез чынга ашар дип ышанам. Яңа ел белән!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International