Бүген Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршында ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

28 декабрь 2018 ел., җомга

Утырышны Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов алып барды.

Комиссия утырышында 4 мәсьәлә каралды.

1. 2018 елда 2015-2021 елларга Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының ришвәтчелеккә каршы программасы чараларын үтәү турында.

2.  2018 елда Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга эш планын раслау турында.

3.  2018 елның ярты еллыгына Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган ришвәтчелеккә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турындагы белешмәләргә анализ нәтиҗәләре буенча ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе тарафыннан әзерләнгән күзәтүен карау турында.

4.   Массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган һәм 2018 елның IV кварталында гражданнардан һәм юридик затлардан килгән мөрәҗәгатьләрдә булган вазыйфалы затлар эшчәнлегендә ришвәтчелек күренешләре турында мәгълүмат күзәтүе нәтиҗәләре турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования