18 декабрьдә «Казан» халыкара аэропортында «Жемчужная река» туроператоры үз бурычларын үтәүдән баш тартканнан соң катлаулы хәлдә калган Татарстан туристларының икенче төркемен каршы алдылар. Туристларны өйләренә кайтару өчен Ростуризм вәкилләренә Мәскәүгә авиарейс оештырырга, ә Татарстан хакимиятенә - «Внуково» аэропортыннан Казанга махсус борт заказ бирергә туры килде.
172 туристның барысы да Казанга хәвеф-хәтерсез әйләнеп кайтты. Мәскәүнең "Внуково" аэропортында күчеп утыру вакытында пассажирларга Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты вәкилләре һәм Рәсәй Федерациясендә Татарстанның тулы хокуклы вәкиллеге хезмәткәрләре тарафыннан кирәкле барлык ярдәм күрсәтелде.