Ростуризмда «Турпомощь» берләшмәсе күзәтчелек советының чираттан тыш утырышы узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

«Жемчужная река» юридик затлары туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешүләр буенча вазифаларын массакүләм үтәмәү аркасында барлыкка килгән хәл ашыгыч дип табылды, якын арада Рәсәй туристларын эвакуацияләү башланачак. Тиешле карар 2018 елның 12 декабрендә Туристлык буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов рәислегендә узган «ТУРПОМОЩЬ» берләшмәсе күзәтчелек советының чираттан тыш утырышы кысаларында кабул ителде.

Чарада «ТУРПОМОЩЬ» күзәтчелек советының әгъзалары, Рәсәй Федерациясенең Икътисадый үсеш министрлыгы, Росавиация, Рәсәйнең Чит илләр министрлыгы вәкилләре – Ростуризм тарафыннан оештырылган оператив штабның катнашучылары, шулай ук Рәсәйнең әйдәп баручы туроператорлар вәкилләре катнашты.

Фикер алышу предметы булып туроператор эшчәнлеген «Жемчужная река» исемен кулланып гамәлгә ашыручы һәм туристлар алдында үз вазифаларын үти алмаган «Тревел Дизайнерс» ҖЧҖ һәм «ГЕРКУЛЕС ТРЭВЕЛ» ҖЧҖ компанияләренең клиентлары булган Рәсәй туристларын кайтаруны оештыру торды. Искәртеп узабыз, 746 Рәсәй гражданы туган якларына кире кайтарылган инде, бер тәүлек эчендә тагын 370 турист өйләренә озатылачак. Хәзерге вакытта утрауда 1687 кеше кала. Шулай ук мөстәкыйль рәвештә утраудан киткән туристларның саны билгеләнә.

Күзәтчелек советы тарафыннан бертавыштан әлеге проблеманы хәл итү өчен кирәкле ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча Рәсәй кануннары кысаларында тулы чаралар күрү турында карар кабул ителде. «Рәсәй Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» 1996 елның 24 ноябрендәге 132-ФЗ номерлы Федераль канунының 1 маддәсе нигезендә «ТУРПОМОЩЬ» берләшмәсе туристларны вакытлыча тору иленнән кайтару буенча эшләр (кайтару буенча хезмәтләр өчен түләү) һәм (яки) башка эшләр (шул исәптән урнаштыру буенча хезмәтләр өчен түләү) башкара. Читкә китүчеләр туристлыгы өлкәсендә туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү буенча туроператор үз вазифаларын үтәмәсә, ягъни туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү буенча барлык вазифаларны үтәү мөмкинлеге булмау сәбәпле туроператор, эшчәнлеген туктатып, килешүгә керә торган ташу һәм (яки) урнаштыру хезмәтләрен тулысынча яисә өлешчә күрсәтмәсә, әлеге эшләр Федераль канун нигезендә читкә китүчеләр туристлыгы өлкәсенең туроператорлар берләшмәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Ашыгыч ярдәм туристның мөрәҗәгате нигезендә түләүсез рәвештә күрсәтелә, моның өчен туристның (туристларның) фамилиясе, туристның (туристларның) урнашу урыны, туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү номеры һәм туроператор (турагент) исеме, мөрәҗәгать авторының элемтә өчен мәгълүматы, туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешүне үтәү мөмкин булмавы, үтәлмәү яки тиешенчә башкармау турында сөйләүче шартлар (фактлар) күрсәтелә. Ашыгыч ярдәм күрсәтү чараларын финанслау туроператорлар берләшмәсенең резерв фонды акчалары хисабына туроператорлар берләшмәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Авиаочыш һәм яшәү бәясен мөстәкыйль рәвештә түләргә теләгән туристлар, үзләренең иленә кайтып, «ТРЕВЕЛ ДИЗАЙНЕРС» ҖЧҖ һәм «ГЕРКУЛЕС ТРЭВЕЛ» ҖЧҖ туроператорларының «Орбита» ҖЧҖ иминиятләштерүче компаниясенә мөрәҗәгать итеп, үз акчаларын кире кайтара алачаклар.

«ТУРПОМОЩЬ» күзәтү советы әгъзалары билгеләп үткәнчә, Берләшмә әлеге вазгыятьнең кулланучылар һәм туристлык берләшмәсе өчен кыска вакыт эчендә һәм минималь югалтулар белән хәл ителүен тели.

Шул ук вакытта контроль-күзәтчелек органнары карары нигезендә «ТУРПОМОЩЬ» кире билетлары булмаган туристларны ашыгыч рәвештә кайтарачак. Билетлары булган Рәсәй гражданнары «ИрАэро» авиакомпаниясе рейслары ярдәмендә кайтарыла, ул авиакомпания Рәсәй кануннары нигезендә барлык хәбәр ителгән кайтару рейсларын үтәргә һәм алга таба «Жемчужная река» туроператоры белән суд аша үз каршылыкларын хәл итәргә тиеш.

 

«ТУРПОМОЩЬ» берләшмәсенең элемтә өчен мәгълүматлары:

Адрес: 1010000,  Мәскәү шәһәре, Мясницкая ур.,47 йорт

Электрон почта:  secretary@tourpom.ru  

Телефон, факс: +7 (499) 678-12-03

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International