Бүген Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 8:00дә Хайкоу аэропортыннан «ИрАэро» авиакомпаниясенең Boeing 777 самолеты Кытайның Хайнань утравыннан «Жемчужная река» туроператоры гаебе сәбәпле очып китә алмаган 369 Татарстан туристы белән очты. Казанга килү вакыты 17:00.
Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча очышны тоткарлау вакытында Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов мәсьәләне контрольдә тотты һәм туристларга бөтен кирәкле ярдәм күрсәтелде.