Хайнань (Хайкоу) утравыннан туристлар очып чыгу мәсьәләсе буенча

2018 елның 8 декабре, шимбә

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты очу программаларын үткәрмәү һәм Хайнань (Хайкоу) утравы – Казан рейсын тоткарлау белән бәйле барлыкка килгән хәл сәбәпле «Жемчужная река» туроператоры («Тревел Дизайнерс» ҖЧҖ) вәкилләре белән элемтәгә керде.

Туроператор мәгълүматлары буенча – алар мөмкин булганның барысын да эшли: бер тәүлек дәвамында авиакомпания белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга вәгъдә иттеләр. Туристларга бөтен кирәкле ярдәм күрсәтелә. Туристлар кунакханәдә урнаштырылган, хәзер туроператор аларга кайнар ризык бирү турында килешә.

Вазият Ростуризм күзәтүендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International