Казанда туристлык өлкәсендә иң яхшы "Яшь профессионалларны" сайладылар

26 ноябрь 2018 ел., дүшәмбе

2018 елның 14-23 ноябрендә Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты узды. Быел чемпионат 83 «Ворлдскиллс»  һәм 53 «Ворлдскиллс Юниорлар» компетенцияләре буенча узды, аларда 2000 дән артык конкурсант һәм белгеч катнашты.

Ярышлар шул исәптән Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан беркетелгән алты компетенция буенча узды: Кунакханәне администрацияләү, Кунакханәне администрацияләү – юниорлар, экскурсия хезмәтен оештыру, экскурсия хезмәтен оештыру – юниорлар, туристлык, туристлык – юниорлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования