Татарстан Республикасы Рәсәйнең гастрономия туристлыгы өчен иң яхшы регионы буларак National Geographic Traveler журналы премиясен алды.

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 21 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә National Geographic Traveler Awards 2018 премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы, тавыш саны буенча Краснодар краен, Ярославль, Тверь, Сахалин һәм Владимир өлкәләрен узып, «Рәсәй гастрономия туристлыгы» номинациясендә җиңүче булды.

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов атаклы шеф-пешекче һәм кулинар тапшыруларын алып баручы Константин Ивлев кулыннан бүләк кабул итте.

Ачык онлайн-тавыш бирү 2018 елның 22 июненнән 5 октябренә кадәр узды. «Рәсәй гастрономия туристлыгы» категориясендә Татарстан Республикасын 40 процент тавыш белән хупладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International