Татарстанның туристик потенциалы Казахстанда Халыкара форумда тәкъдим ителде.

2018 елның 9 ноябре, җомга

8 ноябрьдә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Туристлар җәлеп итү урыннарының маркетингы. Авырлыклар һәм мөмкинлекләр» панель сессиясендә «Visit Tatarstan» туристлар җәлеп итү урыннарын үстерү программасы» презентациясе белән чыгыш ясады, шуннан соң чараның үзәк сәхнәсендә республиканың туристик потенциалын тәкъдим итте.

Шулай ук форум кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт комитеты, «Kazakh Tourism» милли компаниясе һәм Казахстан Республикасының Көнбатыш Казахстан өлкәсенең эшмәкәрлек һәм индустриаль-инновацион үсеш идарәсе арасында туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек турында ике килешү имзаланды.

Исегезгә төшерәбез, 8-9 ноябрьдә Төньяк Казахстан өлкәсенең Петропавловск шәһәрендә Казахстан һәм Рәсәйнең төбәкара хезмәттәшлегенең 15 нче форумы уза. Юбилей чарасында ике дәүләт башлыклары – Нурсолтан Назарбаев һәм Владимир Путин – катнаша.

Быел форумның темасы – туристлык үсешенең яңа алымнары һәм юнәлешләре. Казахстан һәм Рәсәй төбәкләре вәкилләре махсуслаштырылган күргәзмәдә үзләренең туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International