Татарстан Республикасы Russian Event Awards 2018 Вакыйгалы туристлык милли премиясе нәтиҗәләре буенча төбәкләр рейтингын җитәкләде

8 ноябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасы, Russian Event Awards 2018 Вакыйгалы туристлык милли премиясе рейтингы нәтиҗәләре буенча 403 балл җыеп,  мактаулы 1 урын яулады. Рейтинг төзегәндә бәйгедә катнашу өчен төбәктән килгән проектларның гомуми саны, төбәк бәйгеләренең нәтиҗәләре һәм «Russian Event Awards» Вакыйгалы туристлык өлкәсендә милли премия финалы нәтиҗәләре исәпкә алынды. Рейтинг төзегәндә тиешле ел премиясенең рәсми номинацияләре нәтиҗәләре генә исәпкә алынды.

 2018 елда Russian Event Awards Милли премиясен алуга илнең 60 төбәгеннән 578 проект игълан ителгән. Түбән Новгородта премия финалында илнең 43 төбәгеннән 193 проект тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасын бәйгенең финалында 22 проект тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования