Бүген Дәүләт комитетында «Самара – Ульяновск – Казан» яңа тимер юл маршруты тәгъдим итү киңәшмәсе узды.

2018 елның 19 октябре, җомга

Очрашуда Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Куйбышев филиалы Федераль пассажир компаниясе» АҖ башлыгы урынбасары Гаврилова Инна Владимировна,  Самара Туристик Мәгълүмат Үзәге директоры Звонковская Ксения Сергеевна һәм шулай ук Татарстан Республикасының туроператорлары, кунакханә җитәкчеләре һәм рестораторлар катнашты.

Инна Гаврилова «Самара-Ульяновск-Казан» тимер юл маршрутын тәкъдим итте, шул исәптән «белем вагоны» проектына аерым игътибар бирде.

2018 елның 9 декабреннән Самара - Ульяновск – Казан туристик маршруты буенча 126/125нче яңа тизйөрешле поезд җибәреләчәк. Әлеге маршрут кысаларында «ФПК» АҖ Куйбышев филиалы тимер юл туристлыгы буенча түбәндәге проектларны тәкъдим итә:

- «Белем вагоны» (балалар төркемнәре өчен);

- «Сәламәтлек вагоны»,

- Иделгә #поездбеләняхшырак

          «Белем вагоны» - ул мәктәп укучылары өчен күрше төбәкләргә уңайлы поездларда танып белү сәяхәтләре. Алар уку процессына җайлаштырылган юлда интерактив-белем бирү программасын һәм поездда «дәресләр»нең гамәли дәвамы булып торган күрше төбәктә булу программасын үз эченә ала. Әлеге проект үсеп килүче буынга Рәсәй тарихы белән мавыктыргыч куркынычсыз тимер юл сәяхәтләре рәвешендә танышырга мөмкинлек бирә һәм  «2016-2020 елларга Рәсәй Федерациясенең гражданнарын патриотик тәрбияләү» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла.

          Проектны тормышка ашыру вакыты – ел саен, сентябрь-май айларында (бәйрәм һәм каникул көннәреннән тыш).

           «Белем вагоны» проектын гамәлгә ашыру чорында 2016 елның декабреннән 2018 елның маена кадәр проектта 9 170 кеше катнашты, шул исәптән 495 кеше «минем Рәсәй» илкүләм программасында катнашып, «белем вагоны»нда сәяхәт итте.

          2018 елның февралендә Рәсәй Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы практикалары һәм инициативалары бөтенрәсәй бәйгесендә «белем вагоны» проекты Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан «Төбәкләрдә иң яхшы туристик проект» номинациясендә җиңүче дип танылды. Нәтиҗәдә - «белем вагоны» Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан Рәсәйнең барлык төбәкләрендә 2017 елның иң яхшы практикасы буларак гамәлгә ашыруга тәкъдим ителде.

Татарстанның туристик тармагының вәкилләре Казан - Самара - Казан яңа тимер юл туристик маршрутын формалаштыру турында фикер алыштылар. Республикада мәктәп укучыларын кабул итү вариантлары һәм әлеге юнәлеш перспективалары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International