Казанда җир шары тирәли велочабышның финалы үтте

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

7 октябрьдә «Ривьера» Казан кунакханәсенең төп керү урыны янында дистә ярым кыю велосипедчы катнашкан Global Bike Tour for Peace and Goodwill – «Дөнья шоссесы» велочабышның финалы үтте.

Бу дөньяга һәм игелекле ихтыярга багышланган зур велочабыш Рәсәйдә һәм Ауропа, Төньяк Америка, Кытай, Азия илләрендә үтте. Владивостоктан Әлмәткә кадәр юлның соңгы этабы 10 мең километрдан артык тәшкил итте.

Сәяхәт катнашучылары бүген тантаналы рәвештә «Ривьера» янына килеп туктадылар. Анда катнашучыларны дуслары, хезмәттәшләре, журналистлар көтеп торганнар. Рәсәй, Германия, Франция велосипедчылары үзенең үрнәге белән педаль әйләндереп тә гади кешеләр арасындагы чикләрне җимерү мөмкинлеген күрсәтте.

Татарстанның велосипедчылар берләшмесенең президенты Илдус Янышев үзенең 13 илләр буенча сәяхәт белән бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«17 ай эчендә 13 ил буенча сәяхәт иттем — менә хәзер өйдә булуым белән бәхетле. Үз хисләремне тасвирларга авыр — диде Янышев. —  Мондый сәяхәт турында мин гомере буе хыялландым, беренче велосипед сатып алганнан бирле».

Үзенең велоузышта катнашу тәҗрибәсе турында чабышның иң үзенчәлекле катнашучысы 1-нче төркем инвалид Алексей Костюченко сөйләде. Спорт хакына ул инвалидлар өчен интернатны ташлады. Анда ул 17 яшь үткәргән. 

Костюченко велотур юлының өлешен Янышев белән берлектә хендбайкта (кул приводы белән тәэмин ителгән велосипед) үткән. Аның аппаратында «Сталинград. Бөек көрәшкә 75 ел» язмасы беркетелгән иде. Нәкъ менә Волгоград ротари-клубында Костюченко привод белән тәэмин ителде.

Велотурга ул апрель аенда Санкт-Петербургта кушылган, июль аенда ул Владивостокка килеп җиткән, аннан соң ул самолетта Самарага кадәр очкан һәм кабат үзенең хендбайгына утырып Казанга кадәр барган. Барлык шәһәрләрдә ярышны позитив рәвештә һәм дусларча каршы алдылар дип сөйләде Костюченко.

 

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/10/07/629213/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International