Самара-Казан яңа пассажирлар поездына билетлар сатуы ачылды

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Күпсанлы пассажирлар cоравы буенча 9 декабрьдән Куйбышев филиалының «ФПК» АҖнең 125/126 нче номерлы Самара-Казан яңа пассажирлар поезды билгеләнгән.

Поезд көн саен Самарадан 20 сәгать 26 минутта кузгала һәм Казанга 6 сәгать 20 минутта килеп җитә, юл вакыты 10 сәгать 54 минут тәшкил итә. Казаннан поезд 21 сәгать 20 минутта кузгала һәм Самарага 8 сәгать 40 минутта килеп җитә,  юл вакыты 10 сәгать 20 минут тәшкил итә.

Самара-Казан яңа пассажирлар поезды киләсе тукталышларда туктый: Чапаевск, Безенчук, Сызран - 1, Үзәк Ульяновск, Буа, Яшел Үзән.

Поезд составында купелы һәм плацкартлы вагоннар бар.

Юл йөрү документларын барлык еракка йөрүче поездларга билетлар сату кассаларында тимер юл вокзалларында һәм интернет аша сатып алып була.

Маршрутлар, еракка йөрүче поездлар хәрәкәте графигы һәм билетлар бәясе турында тулырак мәгълүматны «Рәсәй Тимер Юллары» ААҖ рәсми сайтында, «Пассажирлар өчен Рәсәй Тимер Юллары» мобиль кушымтасында һәм бушлай 8 (800) 775-00-00 телефоны буенча белеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International